ҺАВА ТОРЫШЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кинәт эссе булып, аннан кинәт суытачак?
Бу атнада Татарстанга җылы һава торышы кайтты. Атна ахырына һава 29 градуска кадәр җылыначак.
-
Татарстанда яшенле яңгырлар явачак
Татарстан территориясендә төнлә, көндез һәм иртәгә, 8 августта, урыны белән яшенле яңгыр булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
-
Россия көнендә нинди һава торышы булачагы турында сөйләделәр
Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда җылы һава торышы көтелә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Сак булыгыз: Татарстанда көчле җил көтелә
Синоптиклар һава торышының начараюы турында кисәтте.
-
Көннәр суыта
Бүген, 1 апрельдән, Татарстанда сизелерлек суыта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Салкыннар һәм юеш кар киләчәк
Якын көннәрдә Арктиканың салкын һавасы Татарстанга салкыннар һәм юеш кар алып киләчәк.
-
Россиядә җылы җәй көтелә
Киләсе җәйдә Россиянең Европа территориясендә яхшы һава шартлары булачак. Бу турыда «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец сүзләренә сылтама белән РИА-Новости хәбәр итә.
-
Бу атнада Татарстанда апрель ае һава торышы кебек булачак, ди синоптиклар
Якын көннәрдә Татарстанда тирән атлантик циклон билгели торган җылы апрель һава торышы көтелә. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Чын рус кышы»: КФУ профессоры ял көннәренә һава торышын әйтте
Ял көннәрендә көтеп алынган кышкы салкыннар һәм бу кыш өчен иң салкын төн көтә.
-
Февральдә дә зәмһәрир салкыннар көтелми
Быел февраль аенда да зәмһәрир салкыннар булуы көтелми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
-
Синоптиклар гыйнвар аенда аномаль җылылыкның сәбәбен аңлатты
Бу кышта Россиядә аномаль җылы һава торышы саклана — бу Атлантикадан килгән җылы җилгә бәйле. Бу хакта Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Синоптиклар Үзәк Россиядә кинәт суытачак дип кисәтә
Киләсе атна ахырында Россиянең үзәк һәм төньяк-көнбатыш төбәкләрендә температура төшәчәк. Бу хакта «Россия газетасына» Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде.
-
Синоптиклар быелгы яз җылы булыр дип фаразлый
«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец РБК белән әңгәмә вакытында быел Россиядә язның климатик нормадан берничә градуска җылырак булачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Метеоролог Россиядә җылы кышның сәбәбен глобаль җылыну белән аңлатты
Россиядә быелгы җылы кышның сәбәбе - глобаль җылыну. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
-
КФУ белгечләре кыш аномаль җылы булачагын әйтте
Быел кыш температура климат нормасыннан югарырак булачак, мондый фараз алдагы ике айга — гыйнварга һәм февральгә кагыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.