Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Салкыннар һәм юеш кар киләчәк

Якын көннәрдә Арктиканың салкын һавасы Татарстанга салкыннар һәм юеш кар алып киләчәк.

Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев   хәбәр итте.

«Хәзер без циклонның көньяк перифериясендә, аның үзәге төньякта урнашкан. Безнең аша окклюзия фронты уза, метеорологик шартлар катлаулы, яңгыр ява һәм көчле җил исә. Бүген җил көньяк-көнбатыштан иссә, иртәгә салкын фронт килү белән ул юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Казанга салкын һава Арктикадан килә. Иртәгә температура түбәнәя башлый. Төнге сәгатьләрдә аеруча салкын булачак», - дип белдерде ул.

РФ Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Казанда 15 мартта суыта башлый. Якшәмбе көндез 5 градуска кадәр җылытачак, дүшәмбегә каршы төндә 1 градуска кадәр салкынайта. Дүшәмбе көндез 3 градус җылы булачак, юеш кар яварга мөмкин. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -4, сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә -3 градуска кадәр түбәнәячәк. Сишәмбе көндез +4, ә чәршәмбедә +5 градус җылы булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X