Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Россия көнендә нинди һава торышы булачагы турында сөйләделәр

Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда җылы һава торышы көтелә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«12 июньдә республика территориясендә бу атнада иң җылы көн булыр дип көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә дә +17 градус булачак», - дип искәртте метеоролог.

Шул ук вакытта, галим сүзләренчә, инде шимбә көнне үк салкын атмосфера фронты Татарстанга яңгырлар алып киләчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, шуннан соң республикада төньяк-көнчыгыштан килгән салкын һава массалары хакимлек итәчәк.

Ялларда температура фоны түбәнәячәк. Һава температурасы төнлә +10..+12, көндез +13..+18 градус тәшкил итәчәк.

Хәер, инде дүшәмбедә үк, 15 июньдә, республикада җылы һава торышы урнашачак. Төнлә +10 градус булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев