Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Россиядә җылы җәй көтелә

Киләсе җәйдә Россиянең Европа территориясендә яхшы һава шартлары булачак. Бу турыда «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец сүзләренә сылтама белән РИА-Новости хәбәр итә.

 

Синоптик 2019 елның августында кышка фаразлар төзегәндә яңа технология кулланган. Тишковец сүзләренчә, кышка 4 ай кала, аның җылы булачагы билгеле булган.

«Күргәнегезчә, нәкъ шулай булды. Хәзер җәйге сезонга фаразлар ясыйм», дип сөйләде синоптик.

Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә җәй һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән бер-ике градуска җылырак булачак. Тишковец аңлатканча, Россиядә уртача температура 20-25 градус җылы булачак.

«Температура 21-26, 22-27 градус тәшкил итәчәк. Бу климат уңайлыгының идеаль зонасы. 27 градустан югарырак булган бөтен нәрсә — организм өчен стресс», — диде синоптик.

Аның сүзләренчә, үзәктә яшәүчеләр инде күптән яхшы җәйне күрмәгән. Быелгы җәйдә гел 27 градус җылы булмаячак. Шул ук вакытта, яңгыр, яшен һәм боз яварга мөмкин. Моннан тыш, ул давылларның да җәй өчен гадәти күренеш булуын әйтте.

 

фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X