Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

20 саны уңыш китерде

Лениногорск Боз сараенда "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында чираттагы хоккей турниры үтте. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы икенче уенында "Елховнефть" идарәсе белән очрашты. Күптән түгел үз бозында "Алга" командасы "Татнефть-Нефтехим" (Түбән Кама) идарәче компаниясе командасы белән очрашып, аны 20:1 исәбе белән тар-мар иткән иде. Бу юлы да җанатарлар, хоккей...

Лениногорск Боз сараенда "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында чираттагы хоккей турниры үтте. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы икенче уенында "Елховнефть" идарәсе белән очрашты.


Күптән түгел үз бозында "Алга" командасы "Татнефть-Нефтехим" (Түбән Кама) идарәче компаниясе командасы белән очрашып, аны 20:1 исәбе белән тар-мар иткән иде. Бу юлы да җанатарлар, хоккей яратучылар "Алга" командасының җиңүенә ышанып килде. Әйтергә кирәк, алар Боз сараенда бик күбәү иде, нефть техникумы студентлары, хәтта идарәнең ветераннарына кадәр килгән. Шундый вакытта көч биреп тору, таяныр кешеләрең булу - хоккейчылар өчен иң мөһимедер, минемчә.
Уен югары темпларда башланып китте. Судья алканы ыргытуга, аны елховлылар алып китеп, озак та үтмичә, безнекеләр капкасына кертеп, исәпне ачты. Аңа каршы "Алга" да җавапсыз калмыйча, капкаларына берне "шудырды". Болар тиз арада, икесе дә уенның беренче ике минутында булды. Аннары "Лениногорскнефть" идарәсе өстенлекне үз кулына алды: алкаларны бер-бер артлы кертте. Беренче периодта "Елховнефть" идарәсе әллә ни "һөҗүм" ясый алмады, 6:3 исәбе белән, безнекеләр файдасына төгәлләнде. Ләкин моның әҗәтен икенче период башында кайтардылар: бер-бер артлы ике алканы "бәреп", исәпне тигезләмәкче булдылар. Ләкин "Алга" командасы төшеп калганнардан түгел бит, көчен туплап, алга ыргылыш ясады, очколар җыя башлады. Аларны арттырып, 11гә кадәр җиткерде. Период төгәлләнер алдыннан елховлылар безнең капкага алка кертеп, II период 11:6 исәбе белән төгәлләнде.
Һәм менә хәлиткеч соңгы 15 минут. Җанатарлар "Алга, вперед!" дип икеләйтелгән вариантта кычкыра, сызгырулар... Әлбәттә, шулай көч биреп торганда, ничек алкаларны көндәшең капкасына кертмисең, ди. "Алга" шулай итте дә. III период 20:8 исәбе белән төгәлләнде, "Лениногорскнефть" идарәсе җиңде. Әнә, уен барышын күзәткән идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовның, профком рәисе Миншакир Нуриевның да күңелләре шат, кәефләре күтәренке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей