Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида спорт мәктәбенең беренче директоры истәлегенә грек-рим көрәше бәйгесе узды

18 нче апрельдә Лениногорскиның “Яшьлек” спорт комплексында грек –рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге булды.

Ярышлар  туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган иде. Шулай ук, ул грек –рим көрәше  мәктәбенең  беренче  директоры  Анатолий Сергеевны искә алу чарасы буларак та үтте.

Бәйгедә 2008-2012 нче елгы 80 яшь көрәшче катнашты. Үз авырлыкларында Радмир Мортазин. Тамерлан Абдуллин, Егор Иванов,Павел Антонов,Рамиль Ганиев, Дмитрий Зорин, Матвей Одуденко, Александр Пикалев, Николай Лобанов җиңүче булдылар.

Җиңүчеләргә һәм призлы урынга чыкканнарга грамота, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Лениногорскиның яшь көрәш осталарын уңышлары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X