Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Беренчелек – хуҗаларда

Боз сараенда хоккей сөюче 1999 елгы яшүсмерләр очрашты. Ярышта Сарман, Мөслим, Бөгелмә һәм Лениногорск хоккей командалары "Нефть и жизнь" журналы призына көч сынашты. Бозда, беренче булып, Лениногорск һәм Бөгелмә командалары очрашып, ярышның беренче минутында ук лениногорскилылар көндәшләре капкасына бер алка кертергә өлгерде. Бераз көч сынашканнан соң, бөгелмәлеләр дә берне чиертте....

Боз сараенда хоккей сөюче 1999 елгы яшүсмерләр очрашты. Ярышта Сарман, Мөслим, Бөгелмә һәм Лениногорск хоккей командалары "Нефть и жизнь" журналы призына көч сынашты.

Бозда, беренче булып, Лениногорск һәм Бөгелмә командалары очрашып, ярышның беренче минутында ук лениногорскилылар көндәшләре капкасына бер алка кертергә өлгерде. Бераз көч сынашканнан соң, бөгелмәлеләр дә берне чиертте. Аннан "Ромашка" командасы егетләре көндәшләре капкасына бер-бер артлы алка кертеп, 13:1 исәбе белән җиңү яулады. Икенче булып, бозга Сарман белән Мөслим командасы чыкты. Мөслимлеләр бер алка гына кертергә өлгерсә, сарманлылар көндәшләре капкасына бер-бер артлы биш алка "сылап", җиңүгә иреште. Уенның иң кызган чагы һәм кызык өлеше, әлбәттә, ике җиңүче команданың беренчелек өчен "эләгешүендә" иде. Ярыш шактый югары темплар белән барып, Сарман хоккейчылары II урын белән кайтып китәргә мәҗбүр булды. Беренчелек - хуҗалар кулында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей