Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Җилдән җитез очтылар

2-5 октябрьдә трамплиннар комплексында трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча республика Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте. Анда Лениногорскидан тыш, Уфа, Казан, Әлмәт шәһәрләре спортчылары да катнашты. Безнекеләр төрле яшь категорияләрендә, бик күп призлы урын алды. Ике төр ярыш буенча республика чемпионы итеп, лениногорскилы Захар Пономарев танылды. Дамир Утепов -...

2-5 октябрьдә трамплиннар комплексында трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча республика Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте.
Анда Лениногорскидан тыш, Уфа, Казан, Әлмәт шәһәрләре спортчылары да катнашты.
Безнекеләр төрле яшь категорияләрендә, бик күп призлы урын алды. Ике төр ярыш буенча республика чемпионы итеп, лениногорскилы Захар Пономарев танылды. Дамир Утепов - көмеш, Руслан Тасим бронза медальгә ия булды.
Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча республика чемпионы - шулай ук якташыбыз Артем Рәдҗәпов. Ренат Акберов һәм Дамир Утеповка көмеш һәм бронза медаль тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт