Заман сулышы

Лениногорскида теннис беренчелеге узды

29 октябрь-4 ноябрь аралыгында шәһәрдә 12 яшь һәм аннан яшьрәк спортчылар өчен теннис буенча Татарстан беренчелеге узды.

Анда Мәскәү, Уфа, Казан, Пермь, Самара, Тольятти, Ижевск, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Менделеевсктан 48 яшь спортчы катнашты.

Лениногорск егете Камил Әхмәтов парлы турнирда Казан кызы Милана Сафиуллина белән беренче урын яулады.

Башка разрядларда призлы урыннарны килгән спортчылар яулады.

фото:http://tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: