Заман сулышы

Лениногорскилылар теннис уйный

"Теннис-Холл"да зур теннис буенча ир-егетләр арасында ярыш узган. Безнең шәһәргә зур теннисның килүенә бер ел була гына әле. Шуңа да карамастан әлеге спорт төре белән кызыксынучылар саны көннән-көн артып тора, диләр әлеге учреждение хезмәткәрләре. Балалар да бик теләп шөгыльләнә икән. Ял, бәйрәмнәрдә биредә аеруча кеше күп. Шимбә көнне лениногорскилылар белән...

Реклама

"Теннис-Холл"да зур теннис буенча ир-егетләр арасында ярыш узган.


Безнең шәһәргә зур теннисның килүенә бер ел була гына әле. Шуңа да карамастан әлеге спорт төре белән кызыксынучылар саны көннән-көн артып тора, диләр әлеге учреждение хезмәткәрләре. Балалар да бик теләп шөгыльләнә икән. Ял, бәйрәмнәрдә биредә аеруча кеше күп. Шимбә көнне лениногорскилылар белән Әлмәт шәһәреннән килгән егетләр һәм ир-атлар очрашып, парлап көч сынашкан. Беренче-икенче урынны әлмәтлеләр алса, өченче призлы урын - безнекеләрдә. Алар - Рөстәм Хөснетдинов белән Тимур Сафиуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: теннис
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: