Лениногорскилылар “Зарница – 2015”тә катнашты
14 апрель көнне Баулы шәһәрендә "Зарница - 2015" республика уенының зональ этабы булып узды.
Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан килгән муниципаль этапта җиңүче дип табылган командалар катнашты.
Ярышлар 7 этаптан торды. Һәр команда Ватан тарихы турында белгәннәрен сөйләде һәм пневматик мылтыктан ату, АК-74 мылтыгын...
14 апрель көнне Баулы шәһәрендә "Зарница - 2015" республика уенының зональ этабы булып узды.
Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан килгән муниципаль этапта җиңүче дип табылган командалар катнашты.
Ярышлар 7 этаптан торды. Һәр команда Ватан тарихы турында белгәннәрен сөйләде һәм пневматик мылтыктан ату, АК-74 мылтыгын сүтеп җыю, 1 мең метрга кадәр йөгерү, вакытка ОЗК костюмын киюдә осталыкларын күрсәтте.
Нәтиҗәдә, Лениногорск командасы III урынны яулады. Котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз