Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Сәламәт яшәү рәвеше өчен

"Яшьлек" стадионында "Лениногорскгаз" идарәсенең чираттагы җәйге спартакиадасы үтте. Анда Аксубай, Чирмешән һәм Лениногорск газчылары катнашты. Спортчыларны сәламләргә идарә начальнигы Әнәс Вәлиев килгән иде. - Әлеге спартакиада физкультурачылар көненә багышлана. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнеп, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте спартакиадасында катнашу хокукына ия булачак,- диде ул, барысына да уңышлар һәм җиңү...

"Яшьлек" стадионында "Лениногорскгаз" идарәсенең чираттагы җәйге спартакиадасы үтте. Анда Аксубай, Чирмешән һәм Лениногорск газчылары катнашты. Спортчыларны сәламләргә идарә начальнигы Әнәс Вәлиев килгән иде.


- Әлеге спартакиада физкультурачылар көненә багышлана. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнеп, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте спартакиадасында катнашу хокукына ия булачак,- диде ул, барысына да уңышлар һәм җиңү теләп.
Флаг күтәрү тантанасына узган елгы спартакиаданың җиңүчесе Вера Звягинцева чакырылды. Гимн тынганнан соң, профком рәисе Рамил Кәримов спартакиаданың программасы белән таныштырды.
Мондый спартакиадалар үткәрүнең төп максаты - сәламәт яшәү рәвеше, ди газчылар. Шуңа да ел саен шәһәр күләмендә үткәрелүче төрле спорт чараларында актив катнашып, призлы урыннарга да ия булалар.
Быел горгаз спортчылары үзләрен 100 метрга йөгерүдә, катнаш эстафетада, озынлыкка сикерүдә, армреслингта, канат тартуда, гер күтәрүдә һәм ядрә атуда сынады.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: ядрә атуда ирләр арасында беренче урын - Е.Тимофеев, икенче урын - Н.Батрашкин, өченче урын - И.Гамировта. Хатын-кызлар арасында беренче - Л.Соколова, икенче - Л.Серикова, өченче - З.Хәбирова булды. 1 километрга йөгерүдә 40 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасында Н.Вафин, И.Авдеев, О.Сәлахов. 3 километрлы дистанциядә 40 яшькә кадәрге ирләр арасында иң яхшы нәтиҗәне С.Тяпушкин, Р.Гыймадиев һәм Р.Сөләйманов күрсәтте. Хатын-кызлар арасында йөгерү буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында беренче Н.Карташова булды. Өлкәнрәкләр 500 метрлы дистанциягә йөгерде. В.Звягинцева, Т.Маркова һәм Н.Белова беренче булдылар. Озынлыкка сикерүдә А.Михайлов, Ә.Вафин һәм С.Тяпушкин; хатын-кызлардан Л.Соколова, Е.Максимова, Н.Шәйхетдинова җиңде. 100 метрга йөгерүдә Н.Батрашкин, А.Михайлов, И.Гамиров, Л.Соколова, О.Костенко, Е.Максимова җиңүче исемен алдылар. Армреслингта үз көчләрен ирләр белән беррәттән, хатын-кызлар да сынады. Нәтиҗәдә, Н.Сергеева, А. Равзутдинова, О.Просвиркина, Е.Тимофеев, Н.Гарифуллин, А.Скворцов җиңде. Канат тартуда беренче урынга - сак хезмәте белән лаборатория хезмәткәрләренең җыелма командасы, икенче урынга - авария-диспетчерлык хезмәте, өченче урынга - идарә итү аппараты чыкты. Гер күтәрүдә 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында - И.Сәйфетдинов, Д.Галиев, О. Сәлахов; 80килограммга кадәр үлчәү авырлыгында М.Хәйров, Э.Җәләлиев, М.Фәрхетдинов; 90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Н.Гарифуллин, Е.Павлов, Р.Гыймадиев һәм 90 килограммнан да артык үлчәү авырлыгында А. Скворцов, Е.Тимофеев, М.Шәйхелисламов җиңүче булды.
Эстафета ярышлары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемен йорт эче газ җиһазлары хезмәте спортчылары, идарә итү аппараты, промышленность предприятиеләре хезмәте алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Лениногорскгаз