Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия чемпионы булды
СПОРТ

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия чемпионы булды

Икенче урында Павел Суханов, өченче урында Рәис Гайнетдинов калды.

Татарстан спортчысы Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия чемпионы булды. Ул 62 кг кадәр авырлыктагы категориядә ярышты. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике төрле ярышта ул 285 кг (132 + 153) җыйды һәм көмеш медаль яулаган Павел Сухановны 17 кг га узды. 

Өченче урында Рәис Гайнетдинов булды. Ул җиңүчедән 26 кг га калышты.

 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar


 


Нет комментариев