Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алты айда 28 кеше җәрәхәтләр алган

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә шәһәр һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Ул башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә үтте. Утырыш алдыннан видеоконференция режимында Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең 2014 елның 1 яртыееллыгы нәтиҗәләре...

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә шәһәр һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Ул башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә үтте.
Утырыш алдыннан видеоконференция режимында Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең 2014 елның 1 яртыееллыгы нәтиҗәләре утырышы үтте.
Лениногорск районында 2014 елның 1 яртыеллыгы буенча авария нәтиҗәләренә йомгакны Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Роберт Сиразетдинов ясады. Алты ай эчендә шәһәр һәм районда 28 юл - транспорт һәлакәте булган, анда 4 кеше үлгән, 28 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, аврияләр саны, үлүчеләр һәм яраланучылар кимегән.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча комиссия тарафыннан җәяүлеләргә чыгу өчен урыннарны җиһазлау, җәяүлеләргә чыгу өчен урын янында ясалма тигезсезлек ясау, шәһәр урамнарына өстәмә юл билгеләре урнаштыру, караңгы җирләрдә юлларны яктырту кебек комплекслы чараларны тормышка ашыруны тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссия