Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Депутатлар бюджет проектын кабул итте

Мэриядә район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлфия Арсланова 2013 һәм 2014 елның 9 ай нәтиҗәләре чагыштырмасында социаль-икътисади үсешкә күзәтү ясады. Әлеге күрсәткечләргә бәйле 2015 һәм 2016 - 2017 елларга Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителде. Шуннан чыгып, аның буенча депутатлар карар...

Мэриядә район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе узды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлфия Арсланова 2013 һәм 2014 елның 9 ай нәтиҗәләре чагыштырмасында социаль-икътисади үсешкә күзәтү ясады. Әлеге күрсәткечләргә бәйле 2015 һәм 2016 - 2017 елларга Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителде. Шуннан чыгып, аның буенча депутатлар карар проекты кабул итте.
Финанс бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин 2015 һәм 2016-2017 елларга бюджет проектлары тәкъдим итте. Аннан аңлашылганча, муниципаль район бюджеты 2015 елга 1 млрд. 299 млн. 300 мең, шәһәрнеке - 190 млн. 400 мең сум күләмендә планлаштырыла. Фаразлар буенча ул балансланган, ягъни чыгымнар керемнәргә тәңгәл булачак. Әлеге бюджет проектын депутатлар бертавыштан кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия