Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Гөрләде Чыршы бәйрәме

"Юбилейный" паркында Чыршы бәйрәмен ачу тантанасы узды. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде. Ул, гадәттәгечә, җирле Мәдәният сарае үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән башланып китте. Музыкаль тамашага, әлбәттә, Яңа елның төп геройлары - Кыш бабай белән Кар кызы ямь өстәде. Парк түрендәге яшел чыршыда төрле төстәге утлар...


"Юбилейный" паркында Чыршы бәйрәмен ачу тантанасы узды. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде. Ул, гадәттәгечә, җирле Мәдәният сарае үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән башланып китте.

Музыкаль тамашага, әлбәттә, Яңа елның төп геройлары - Кыш бабай белән Кар кызы ямь өстәде. Парк түрендәге яшел чыршыда төрле төстәге утлар кабынгач, бәйрәмгә килүчеләргә шәһәр мэры котлавын җиткерде.
- Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезне якынлашып килүче Яңа - 2012 ел белән тәбрик итәм. Быелгы ел безнең өчен уңышлы килде. Һава шартларының яхшы булуы - вакытында әйбәт уңыш алырга мөмкинлек бирде. Шәһәрдә күп эшләр башкарылды. Башкарылган эшләрнең барысы да - сезнең тырышлык нәтиҗәсе ул. Сезне бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек, бәхет-шатлык телим. Дөньялар имин булсын! - диде ул.
Елдагыча, бәйрәмдә шәһәр тормышында, чыршы куюда актив катнашкан оешма-предприятиеләрне бүләклиләр. Бу юлы да шулай булды. "Иң төзек ишегалды" номинациясендә "Арго" җәмгыятенә (I урын) бирелсә, "Оешма һәм аның тирә-ягын бәйрәмчә бизәү" номинациясендә I урынны - "Лениногорскнефть", II урынны - Лениногорск эчке эшләр бүлеге, III урынны - Ромашкино район нефть үткәргечләре идарәсе алды. Авыл җирлекләрен бизәүдә I урын - Тимәш, II урын - Яңа Чыршылы, III урын - Куакбаш авыл җирлекләренә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев