Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Хөрмәтле укытучы-ветераннар, кадерле укытучылар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм! Укытучы һөнәре гомер-гомергә хөрмәтле һәм ихтирамлы булды. Аңа ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр иде. Һәм бүген дә, укытучы - саклаучы, иҗатчы, тәрбияче дә ул. Укытучының иҗади потенциалы хәзер тагын да тулырак ачыла. Сезнең профессиональлегегез, осталыгыгыз ярдәме белән яңа актив...

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм!
Укытучы һөнәре гомер-гомергә хөрмәтле һәм ихтирамлы булды. Аңа ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр иде. Һәм бүген дә, укытучы - саклаучы, иҗатчы, тәрбияче дә ул.
Укытучының иҗади потенциалы хәзер тагын да тулырак ачыла. Сезнең профессиональлегегез, осталыгыгыз ярдәме белән яңа актив һәм иҗади яшьләр үсә.
Тиз үзгәрүчән дөнья Сезне белем дәрәҗәсен үстерергә, балалар белән эшләгәндә яңа алым һәм формалар кулланырга, яңа технологияләр үзләштерергә этәрә. Шулай да, Сез үткен һәм ярдәмчел, сабыр һәм акыллы булып кала бирәсез. Укучыларны күңелегезне биреп укытасыз, тәрбия бирәсез.
Хөрмәтле укытучылар! Авыр һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас теләкләр кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, олы бәхет, иҗади уңышлар телим.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ,
муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы