Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кырлар корылыктан интегә

Ун көн саен авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр белгечләре район кырларындагы чәчүлек мәйданнарының торышын тикшерә. Шушы көннәрдә дә хуҗалыкларның кырларын карап чыктылар. "Лениногорская" агрофирмасы кырларын тикшергәндә, алар янына "Татагролизинг" җәмгыяте генераль директорының урынбасары Рөстәм Гайнуллин, агрофирма агрономнары, шулай ук үсемлекләрне химик саклау чараларын җитештерү һәм сату компаниясе вәкиле Фоат Садретдинов кушылды....

Ун көн саен авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр белгечләре район кырларындагы чәчүлек мәйданнарының торышын тикшерә. Шушы көннәрдә дә хуҗалыкларның кырларын карап чыктылар.
"Лениногорская" агрофирмасы кырларын тикшергәндә, алар янына "Татагролизинг" җәмгыяте генераль директорының урынбасары Рөстәм Гайнуллин, агрофирма агрономнары, шулай ук үсемлекләрне химик саклау чараларын җитештерү һәм сату компаниясе вәкиле Фоат Садретдинов кушылды.
Мичурин ягындагы кырда 178 гектар мәйданда чәчелгән уҗым бодае матур гына, куе итеп үскән. Ул "Казанский" сортлы, фәнни институт тарафыннан башка сорт белән катнаш кушылдыру юлы белән барлыкка килгән элиталы бодай. Агрофирманың үсемчелек буенча урынбасары Фәнис Шәйхетдинов сүзләренчә, минераль ашлама кертеп чәчелгән, яз көне тукландырылган, корткычлардан саклау чарасы кулланылган. Кыскасы, тиеш булган агроталәпләр эшләнелгән. Әлеге бодай корылыкка чыдам сорттан саналса да, җиргә барыбер дымлылык җитми. "Яхшы итеп яңгыр яву бик тә кирәк", диеште белгечләр. Алдан фаразлау буенча әлеге бодайның гектарыннан 40-45 центнер уңыш алырга планлаштырыла.
Шикәр чөгендере кыры да корылыктан интегә. Әлеге культура "Лениногорская" агрофирмасында 1 мең 500 гектарда утыртылган. Химик эшкәртүләр тәмамланган. Хәзер рәт араларының тоташу фазасына керү өчен дымлылык кирәк.
Аннан белгечләр кукуруз, күпьеллык үлән - костер үсә торган кырларның торышын карадылар. Чәчүлек мәйданнарының бик тә җаваплы чоры, башак формалашу вакытында дымлылык җитәрлек булсын иде дә бит. 2010 елны бер дә искә төшерәсе килми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: засуха