Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районы башлыгы укытучылар көне белән котлый

Хөрмәтле укытучы-ветераннар, кадерле укытучылар! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Укытучы һөнәре җәмгыятьтә төп урынны алып тора. Чөнки нәкъ менә укытучылар балаларны грамотага өйрәтә, үзләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, милли традицияләрне саклый. Укытучы эше бервакытта да җиңел булмаган, әмма ул һәрчак иң абруйлы һөнәрләр рәтендә...

Хөрмәтле укытучы-ветераннар, кадерле укытучылар!
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбрик итәм!
Укытучы һөнәре җәмгыятьтә төп урынны алып тора. Чөнки нәкъ менә укытучылар балаларны грамотага өйрәтә, үзләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, милли традицияләрне саклый.
Укытучы эше бервакытта да җиңел булмаган, әмма ул һәрчак иң абруйлы һөнәрләр рәтендә тора. Аң-белем биреп, безгә карата игътибарлы булган, яңалыкларга омтылырга ярдәм иткән укытучыларыбызны һәрвакытта да җылы сүзләр һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз.
Укучыларга тирән белем сезнең тарафтан салына. Аның белән беррәттән, сез аларга җан җылыгызны да бирәсез. Иҗади энергиягез, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, гадел һәм намуслы булуыгыз сез укыткан укучыларның уңышында чагыла. Бала алдында белем иленә ишек ачып, аны зур тормышка әзерләгәндә, сез җәмгыятебез, республика һәм илебезнең киләчәген күз алдында тотып эш итәсез.
Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телим.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы