Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида 7 градуска кадәр суыта

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк...

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Иң салкын температура республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында көтелә.
Бүген, 13 ноябрь көнне болытлы көн, кар явачак. Юлларда бозлавык саклана. Температура көндез -3, төнлә -5 градуска кадәр төшә.
14 - 15 ноябрь көннәрендә болытлы көн, кар явачак. Температура көндез -7, төнлә -7 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода в лениногорске