Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Җәмит Рәхимовның 80 еллыгына багышланган кичә

"Туган җирнең тугры улы, тугры кызы" дип атала иде ул. Чөнки бүгенге көндә Җәмит ага башлаган эшне армый-талмый дәвам итүче тормыш иптәше Галия апа Рәхимовага да 80 яшь тулды. Кичәгә администрация вәкилләре, Җәмит абыйны яхшы белүчеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылары килгән иде. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Җәмит абый мирасының...

"Туган җирнең тугры улы, тугры кызы" дип атала иде ул. Чөнки бүгенге көндә Җәмит ага башлаган эшне армый-талмый дәвам итүче тормыш иптәше Галия апа Рәхимовага да 80 яшь тулды.


Кичәгә администрация вәкилләре, Җәмит абыйны яхшы белүчеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылары килгән иде. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Җәмит абый мирасының яшь буынга аң-белем бирүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Галия апага балаларга аң-белем бирүдә уңышлар теләде.

Фәйзи ага Хөснуллин Җәмит ага белән яхшы таныш булган.

- Иҗатында безнең якларда яшәгән халыкны чагылдырды. Аның һәр героеның прототибы бар, - диде. Ул - милләтпәрвәр кеше, язучы, тарихчы, журналист иде.

Нефть музее директоры Гөлгенә Җамалетдинова белән ул туган якны өйрәнү музеенда бергә эшләп алган булган. Рәмзия апа Габделхаковага шигърияткә юл күрсәткән. Ул Җәмит абый турында диплом эше дә яклаган булган, әлеге хезмәтен китапханәнең милли бүлегенә бүләк итте.

Кичәгә шулай ук Җәмит абыйның китапларыннан торган күргәзмә оештырылган иде. Туган якны өйрәнү музее да Җәмит абый турында бер почмак оештырган. Җәмит абыйны искә алдык, ә Галия апага исәнлек теләдек кичәдә.

- Күп язучыларның калган мирасын барлап торучылары булмый, ә Җәмит абыйның Галиясе бар, - диде шагыйрь Таһир Шәмсуаров. Күп еллар элек Җәмит абый катнашында төшерелгән видеоязмалар күрсәтелде.

Җәмит Рәхимовның 80 еллыгына багышланган кичәдән фотоларны сайтыбызның "Фотогалерея" бүлегеннән карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәмит Рәхимов