Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида үзәк чыршы “Юбилейный” паркында булачак

- Ишеттеңме, быел чыршы Үзәк мәйданда була икән. Халык соравына колак салганнар,- ди бер танышым. - Юк, Үзәк чыршының урыны шунда - "Юбилейный" паркында кала. Шәһәргә бәйрәм төсмере өстәр өчен үткән елдагы кебек, Үзәк мәйданга да чыршы куелган, - дидем. Бүгенге көндә ике урында да эш гөрләп бара. Гадәттә, карны...

- Ишеттеңме, быел чыршы Үзәк мәйданда була икән. Халык соравына колак салганнар,- ди бер танышым.

- Юк, Үзәк чыршының урыны шунда - "Юбилейный" паркында кала. Шәһәргә бәйрәм төсмере өстәр өчен үткән елдагы кебек, Үзәк мәйданга да чыршы куелган, - дидем.
Бүгенге көндә ике урында да эш гөрләп бара. Гадәттә, карны катырып зур-зур Кыш бабай, Кар кызы, зодиактагы җәнлек сыннары ясала иде. Аның янәшәсендә фотосурәткә төшмәгән кеше калмый, бугай. Тик быел кар аз булу сәбәпле, кар сыннары күп булмас, мөгаен. Аның каравы, урамда салкын булгач, күл өсләре яхшы ук туңган. Камышлы күленнән кискән Керкәле ташы зурлыгындагы боз кисәкләре капка, баганалар, лабиринт, шулай ук сыннар ясау өчен менә дигән материал.
Шушы көннәрдә Үзәк мәйданда эшләүче УТТ-1 хезмәткәрләре боздан капка, койма кую эше белән мәшгуль. Чыршы да бизәлеп куелган инде. Шулай ук балаларга чанада шуу өчен тау да әзер диярлек.
"Юбилейный" паркындагы урман гүзәле дә бизәлгән. Сәхнә янәшәсендәге боз колонналарын "ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте ир-егетләре ясый иде. Салкын да куркытмаган аларны. Берсе пычкы белән боз кисә, икенчесе тигезләп өя, өченче берәве боз кисәкләре бер-берсеннән аерылып китмәсен өчен, җылытып ябыштырып куя.
Гагарин белән Чайковский урамындагы арада боздан лабиринт, эскәмияләр ясалачак, капкасы әзер инде. Шунда ук төсле утлар элү эше дә бара.
Яңа ел - олысы да, кечесе дә ярата торган, көтеп алынган бәйрәм. Шуңа да һәркем аңа әзерләнә, өйләребездә түргә яшел чыршы менеп утыра. Предприятие-оешмалар биналарның тышкы ягын, территорияләрен матурлый. Елдагыча, "Лениногорскнефть" идарәсе каршында Яңа ел шәһәрчеге пәйда булачак. "Шифа", "Мир подарков" кибетләренең тышкы ягы бәйрәм төсмере алган инде. Башкалар да аларга кушылыр, дип уйлыйбыз. Казан шәһәре декабрь башында ук матур, төсле утларга күмелеп утыра иде. Без алардан кимме әллә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: елка