Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар II турга узган, тавыш бирү дәвам итә

"Гражданлык инициативасы" региональ премиясе лауреатлары арасында лениногорскилылар да бар. Педагогик хезмәт ветераны Рәйсә Фәтхуллина "Дети войны" китабы авторы буларак, "Память" номинациясендә җиңүче булган. Бүләкләү тантанасы Казанда "Корстон" үзәгендә үткән. Ул көнне залда утыручы 70 кешенең бары 11 генә сәхнәгә чакырылып, бүләкләнә. Рәйсә Мәхүмовна алып баручы минем исемемне атагач, борчылудан аякларым...

"Гражданлык инициативасы" региональ премиясе лауреатлары арасында лениногорскилылар да бар.
Педагогик хезмәт ветераны Рәйсә Фәтхуллина "Дети войны" китабы авторы буларак, "Память" номинациясендә җиңүче булган. Бүләкләү тантанасы Казанда "Корстон" үзәгендә үткән.
Ул көнне залда утыручы 70 кешенең бары 11 генә сәхнәгә чакырылып, бүләкләнә. Рәйсә Мәхүмовна алып баручы минем исемемне атагач, борчылудан аякларым йомшап китте, ди. Ә чара үзе, оештырылуы бик ошаган. Үзе өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәтен җиткерә.
Конкурсның финал өлешенә Мәскәүдә декабрь аенда йомгак ясала. Безнекеләр өчен тавыш бирергә чакырабыз. Моның өчен:
1. PREMIAGI.RU - "Гражданская инициатива" сайтына керергә
2. "Дети войны" кнопкасын табарга
3. "Память" номинациясен табып, "проголосовать" кнопкасына басарга
Бәяләү өчен 3 категория бирелгән:
Универсальность - 5
Социальная значимость - 5
Уровень его реализации - 5
"Проголосовать" кнопкасына басарга.
Конкурсантларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лауреат