Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар мәктәпкә әзерләнә

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе старт алды. Ел саен әлеге акциядә шәһәр һәм район предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, депутатлар, халык катнаша. Ул аз тәэмин ителгән гаиләдә яшәүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель тапшырудан гыйбарәт. 2007 - 2012 елларда әлеге акция кысаларында 105 мең 830 беренче сыйныфка баручы балага 78...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе старт алды.
Ел саен әлеге акциядә шәһәр һәм район предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, депутатлар, халык катнаша. Ул аз тәэмин ителгән гаиләдә яшәүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель тапшырудан гыйбарәт.
2007 - 2012 елларда әлеге акция кысаларында 105 мең 830 беренче сыйныфка баручы балага 78 млн 802 мең сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.
2013 - 2014 уку елында республикада беренче сыйныфка 36 мең 148 укучы бара. Аларның якынча 6 мең 223енә ярдәм кирәк. Безнең муниципаль районда беренче сыйныфка 800ләп бала керәчәк, шуның 200 тирәсенә ярдәм таләп ителә.
Хөрмәтле лениногорскилылар!
Муниципаль районның хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча шөгыльләнүче советы сезгә әлеге акциядә катнашып, ирекле кертемнәр ясарга дип мөрәҗәгать итә.
Акчаны "Лениногорск" фондының исәп-хисап счетына күчерергә кирәк.
Фондның реквизитлары:
ИНН 1649035262
КПП 164901001
БИК 049205805
к/ сч 30101810000000000805, в ОАО "Ак Барс" БАНК
р/ сч 40703810117020000050
Назначение платежа «Помоги собраться в школу»
Шулай ук муниципаль акцияне оештыручыларга оешма хисабына алынган мәктәп портфельләре һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырырга мөмкин.
Белешмә өчен телефон: 5-24-55, 5-13-80, 5-14-02

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа