Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Халык – тотрыклылык яклы

Россия Федерациясе Президентын сайлау төгәлләнде. Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, сайлаучыларның күпчелеге тавышын В.Путинга биргән: Россия буенча - 63,65 процент, Татарстанда - 82,70 процент сайлаучы аңа ышануын белдергән. Сайлау нәтиҗәләре буенча узган брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин аның гадәттәгечә узуын билгеләп үтте. Белүебезчә, үзенчәлекләре дә юк түгел. Беренчедән, республиканың...

Россия Федерациясе Президентын сайлау төгәлләнде. Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, сайлаучыларның күпчелеге тавышын В.Путинга биргән: Россия буенча - 63,65 процент, Татарстанда - 82,70 процент сайлаучы аңа ышануын белдергән.


Сайлау нәтиҗәләре буенча узган брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин аның гадәттәгечә узуын билгеләп үтте. Белүебезчә, үзенчәлекләре дә юк түгел. Беренчедән, республиканың 33 районында икенче тапкыр электрон сайлау системасы кулланылды. Бездә - Федотовка, Глазово, Мөэмин-Каратай халкы заманча тавыш бирде.
Тагын бер яңалык - сайлау учатокларындагы веб-камералар. "Алар җаваплылыкны арттыра, ә мәгълүмат каты дискларда сакланачак, - дип билгеләп үтте ул.
Брифингта билгеләп үтелгәнчә, халыкның активлыгы югары булган. Татарстан буенча карасак, сайлау яшендәгеләрнең 83,02 проценты үз участокларына килеп тавыш биргән (Россиядә - 62 процент). Активлык, бигрәк тә яшьләр арасында күзәтелгән.
Лениногорск муниципаль районы сайлау участокларыннан алынган мәгълүматлар түбәндәгечә: шәһәрдә 41644 сайлаучы, ягъни 83,57 процент халык тавыш биргән. Районда - 16671, ягъни 95,99 процент сайлаучы катнашкан.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Шәһәрдә:
1. Путин В.В. - 84,91%
2. Зюганов Г.А. - 8,65%
3. Жириновский В.В. - 2,65%
4. Прохоров М.Д. - 1,74%
5. Миронов С.М. - 1,47%
Район буенча:
1. Путин В.В. - 94,61%
2. Зюганов Г.А. - 2,76%
Калган 3 кандидат 1 проценттан да азрак тавыш җыйган.
Шулай итеп, беренче тапкыр алты елга Россия Президентын сайладык. Башлаган эшләре уңышлы булсын, халык рәхәт яшәсен иде.
Сайладык
Безнең корреспондентлар берничә сайлау участогында булды. Алдагы язма шул хакта.
Лениногорск нефть техникумында урнашкан сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә кырыклап кеше килгән.
- Беренче тавыш бирү 8 сәгать 30 минутта теркәлде, - диде комиссия әгъзалары.
Техникум урнашкан участок территориясендә сайлау яшендәге 2 мең 500 кеше яши. Эш көне булмаса да, төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды.
сайлагач, сайлау бюллетенен хәтта чират торып алырга туры килде. Сайлаучыларны ишек төбеннән үк яңгыраган музыка, уку йортының фойесында эшләп торган сәүдә ноктасы каршылады. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән илнең киләчәге өчен битараф булмаулары сизелеп торды.
Мәдәният сараенда урнашкан 1807 нче сайлау участогы тавыш бирүчеләрне бәйрәм рухы белән каршы алды. Мәдәният сарае алдында сайлаучылар өчен концерт оештырылса, фойеда сәүдә нокталары гөрләде. 2 нче катта тавыш бирүчеләр өчен мөмкинлекләре тудырылган зал сәгать уннар тирәсенә кеше белән тулып, энә төртерлек тә урын калмаган иде. Тавыш бирергә килүчеләр бәйрәмчә киенеп, өлкән яшьтәге апа-абыйлар оныкларын ияртеп килгән иде.
Мөэмин-Каратайдан даими хәбәрчебез Таһир абый Шәмсуаров үзләрендә узган сайлау турында хәбәр итте:
- Без шулай гадәтләнгән инде, элек-электән килгән күркәм бер йола яки күренеш дип әйтикме, кыскасы, авыл халкы өчен сайлаулар бәйрәм булып калды, шулай алга таба да дәвам итәчәк. Безнең Мөэмин-Каратай авылына караган 1831 нче номерлы сайлау участогы урнашкан Мәдәният йортына иртәнге сәгать 8дә сайлаучылар агылды. Иртәгесе көнгә ышаныч, илнең туар таңы аяз булу теләге, имин тормыш алып килә сайлаучыны тавыш бирергә. Белгәнебезчә, Россия Президентына биш кандидат теркәлгән иде. Халык үзе теләгән кандидатка тавыш бирде.
Бездә сайлау уздыруның үзенчәлеге шунда - без икенче тапкыр электрон тавыш бирү комплекслары (ЭТК) ярдәмендә сайладык. Быел икенче үзенчәлеге - участокта видеокүзәтү аппараты урнаштырылган иде, бу җаваплылыкны арттырды һәм шулай ук сайлауларның ачыклыгын тагын бер кат дәлилләде.
Сайлауларга мөэмин-каратайлылар дәррәү, күмәк рәвештә килде. Мәдәният йортында елмаю, теләктәшлек, ышаныч хакимлек итте. Комиссиядә 6 кеше эшләде. Тавыш бирү иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр дәвам итте. Бу көнне ил каршындагы бурычларын үтәргә килүчеләр бина эчендәге кибеттән тәм-томнардан авыз иттеләр, сыйландылар, ә клубның тышкы ягында дәртле гармун тавышы өзелмәде, милли җырлар яңгырады, төрле ярыш-бәйгеләр уздырылды.
Белгәнебезчә, сайлаулар тәмам. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек, лаеклы тормыш теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау