Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар сайлый

Бердәм тавыш бирү көнендә, лениногорскилылар V чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлый. Хәбәрчебез шушы минутларда районнан кайтты, менә нәрсәләр ди ул: - Шөгердәге сайлау участогына халык актив рәвештә килә. Сайлаучыларны ишек төбеннән ук музыка һәм сәүдә ноктасы каршы ала. Биредә Мәдәният йортының яңа булуы да тээсир иткәндер, ди әлеге участокның комисссия...

Бердәм тавыш бирү көнендә, лениногорскилылар V чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлый.

Хәбәрчебез шушы минутларда районнан кайтты, менә нәрсәләр ди ул:

- Шөгердәге сайлау участогына халык актив рәвештә килә. Сайлаучыларны ишек төбеннән ук музыка һәм сәүдә ноктасы каршы ала. Биредә Мәдәният йортының яңа булуы да тээсир иткәндер, ди әлеге участокның комисссия рәисе Светлана Антипова. Көннең беренче яртысында ук барлык сайлаучыларнын 60 проценты үз тавышын биргән инде. 72 кеше, болар укырга яисэ эшкэ китүчеләр, шулай ук авыру сәбәпле сайлау участогына килә алмаучылар, алдан тавыш биргән.

Сайлауда беренче тапкыр катнашучылар да бар. "16 егет-кызыбыз быел сайлауда беренче тапкыр катнаша. Аларга махсус буләклэр әзерләдек", ди комиссия вәкилләре. Альберт Галимов сайлау участогына зур теләк белән килгән, гражданлык бурычымны үтәргә дип килдем, әти-әнием киңәшләрен бирде, сайлауда катнашу 18 яше тулган гражданнарның бурычы бит. Без киләчәкне сайлыйбыз, шуңа да һәр тавыш мөһим, ди ул.

Бөтен республика буенча сайлау участоклары 7 сәгатьтә ачылган һәм 20 сәгатькә кадәр эшли. Беренче нәтиҗәләр төнлә белән билгеле булачак.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау