"Башлангыч сыйныф укытучыларының иң яхшы методик берләшмәсе - 2014" муниципаль конкурсына нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.
Конкурста шәһәр һәм район мәктәпләренең 33 методик берләшмәсе катнашкан. Нәтиҗәдә, шәһәрнекеләр арасында беренче урында - 5 нче мәктәпнең методик берләшмәсе, икенчедә - 2 нче мәктәп белән 12 нче лицей, өченчедә -...
"Башлангыч сыйныф укытучыларының иң яхшы методик берләшмәсе - 2014" муниципаль конкурсына нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.
Конкурста шәһәр һәм район мәктәпләренең 33 методик берләшмәсе катнашкан. Нәтиҗәдә, шәһәрнекеләр арасында беренче урында - 5 нче мәктәпнең методик берләшмәсе, икенчедә - 2 нче мәктәп белән 12 нче лицей, өченчедә - 7 нче мәктәп. Авылныкылар арасында беренче урынны Шөгер һәм Иске Куак мәктәпләре алган. II урында - Куакбаш, III урынны - Сарабиккол белән Сугышлы мәктәбе бүлешкән. Шулай ук аерым номинацияләрдә шәһәребезнең 11 нче гимназия, 6, 8, 13, 4, 10 нчы мәктәпләр һәм Кирлегәч мәктәбенең методик берләшмәләре җиңүче булган.