Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы лениногорскилыларны Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәребез кунаклары! Барыбыз да көтеп алган Яңа ел бәйрәме безне берләштерә, туплый, яхшы кәеф, хыял-өметләр бүләк итә. Традиция буенча, бу көннәрдә үтеп баручы елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә план корабыз. 2013 ел зур эшләргә, истәлекле вакыйгаларга бай булды, алар барысы да муниципаль район тарихында тирән эз калдырды. Үтеп баручы...

Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәребез кунаклары!
Барыбыз да көтеп алган Яңа ел бәйрәме безне берләштерә, туплый, яхшы кәеф, хыял-өметләр бүләк итә. Традиция буенча, бу көннәрдә үтеп баручы елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә план корабыз.
2013 ел зур эшләргә, истәлекле вакыйгаларга бай булды, алар барысы да муниципаль район тарихында тирән эз калдырды. Үтеп баручы елда без барлык көчебезне куеп эшләдек, барлык башлангыч уңышлы тәмамлансын өчен лаеклы өлеш керттек. Авылларда социаль һәммәдәни объектлар төзелде, шәһәрдәге яңа микрорайонда, заманча балалар бакчасы калкып чыкты, спорт комплексы сафка басты, ял паркы төзекләндерелде. Без муниципаль районныңикътисадый һәм социаль өлкәсет буенча алга куйган бурычларны үти алдык, бу әлбәттә, шәһәр һәм авыл халкының казанышы. 2013 елда бергәләп башкарган барлык эшләр өчен сезгә рәхмәт әйтәм. Сезнең ярдәмегез, ышанычыгыз, турыдан-туры катнашыгыздан башка болар мөмкин булмас иде.
Якынлашып килүче 2014 ел безнең алга яңа бурычлар куя: торак-коммуналь өлкә, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын төзү һәм ремонтлау эше яңа елда да дәвам итәчәк. Безнең бергәләп, үҗәтләнеп, тырышып, җаваплылык тоеп эшләвебез барлык киртәләрне дә үтеп, алга куелган бурычларны үтәргә ярдәм итәр.
Хөрмәтле якташлар! Яңа елда районыбызга тотрыклылык, гаиләләребездә ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. 2014 ел өйләрегезгә бары тик яхшылык, яктылык алып килсен, безне көтеп торучы яңалыклар бары тик яхшыга гына булсын.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел