Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа елга – күркәм эшләр белән

2012 елда район һәм шәһәр үсешенә кайсы предприятиеләр иң күп өлеш керткән? Мәдәният сараенда үткән тантаналы кичәдә алар барысы да сәхнәгә чакырылып, бүләкләнде. Ул, елдагыча, театральләштерелгән күренеш һәм бүләкләү өлешләреннән торды. Залда утыручы җитәкчеләргә тәбрикләү сүзләрен җиткереп, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов алга таба да хезмәттәшлек җепләренең нык булуын теләде. Традицион...

2012 елда район һәм шәһәр үсешенә кайсы предприятиеләр иң күп өлеш керткән? Мәдәният сараенда үткән тантаналы кичәдә алар барысы да сәхнәгә чакырылып, бүләкләнде.


Ул, елдагыча, театральләштерелгән күренеш һәм бүләкләү өлешләреннән торды. Залда утыручы җитәкчеләргә тәбрикләү сүзләрен җиткереп, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов алга таба да хезмәттәшлек җепләренең нык булуын теләде. Традицион рәвештә башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, алдагысына бурычлар билгеләнде бу көнне. Район башлыгы сүзләренчә, 2012 ел шәһәр һәм район тормышы, промышленность, авыл хуҗалыгы тармагы өчен авыр да, шул ук вакытта нәтиҗәле дә булды. 2012 елда башкарылган уңышлы эшләрдән "Капремонт", "Ветераннарга торак", "Чиста су" кебек федераль программаның үтәлеше, авылларда ФАП, Мәдәният йортлары ачылу, юллар, күперләр төзелеше, мәктәпләрнең яңарыш кичерүе, шәһәр һәм район төзеклеге аерым игътибарга лаек. Елның истәлекле һәм мактаулы әлеге эшләрендә, иң беренче чиратта, район хезмәтчәннәренең роле зур, диде ул.
Ел буена район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, хәйрия чараларында, шәһәркүләм бәйрәмнәр үткәрүдә актив катнашкан предприятие һәм оешмалар аталып, җитәкчеләре сәхнәгә чакырылды. Бүләкләнүче предприятие һәм оешмалар: "Лениногорскнефть" идарәсе, "ЛенРемСервис", "ЛУТР", "Татнефтеснаб", Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе, "РемСервис Транспорт", "ТМНУ", "ТНГ-ЛенГис", "ЛУТТ", "Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм информацион ресурслар үзәге", "Лениногорскгаз", "Төзекләндерү һәм яшелләндерү", шәһәр электр челтәрләре предприятиесе, үзәк район хастаханәсе, Мәгариф идарәсе, Лениногорск политехник колледжы, нефть техникумы, Лениногорск педагогия колледжы, "ВлаССта", "Контакт-С" җәмгыяте. Алып баручылар билгеләп үткәнчә, әлеге предприятиеләрдә җирле газетларга да оешкан төстә язылганнар.
Мәдәният сарае хезмәткәрләре әлеге чарага бик тырышып әзерләнгән. Төрле жанрдагы чыгышлар тамашачыларга бик ошады. Алып баручылар Ләйсән белән Марат ике телдә оста сөйләп куандырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы конкурс та үткәрде әле. Ә иң кызыклысы: Кыш бабайга хат юллаган балалар өчен булгандыр. Шундый исемдәге конкурсны Мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәм алдыннан оештырган булган. Кыш бабайга йөзләп хат килгән: кесә телефоны, компьютер, машина сораган алар. Ә Кыш бабай 2013 елда Казанда Универсиада булуын искә алып, спорт кирәк-яраклары сораучыларга бүләк ясарга булган. Кыш бабай ролен исә әлеге минутларда җирле хакимият, депутатлар, нефть оешмалары һәм Мәдәният идарәсе уйнады. Чаңгы, тимераяк, ролик кебек бүләкләрне орчык буе балалар сәхнәдән көчкә күтәреп төшеп китте. Залда утыручылар да алар өчен куанып утырды. 2012 елның әнә шундый игелекле эшләр белән тәмамлануы киләсе елның уңышлы булачагына ишарә иде, бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: елка