Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

ЧУРТАН БАЛЫК КОТЛЕТЫ

Кирәк булачак: 1 кг чуртан филесы, 200 г башлы суган, 150 г атланмай, 2 йомырка, кыздыру өчен 100 г үсемлек мае яисә сары май, кирәгенчә тоз, борыч. Әзерләү: Чуртанны чистартып, итен умырткасыннан аералар. Аны иттарткычтан ике кат, беренчесендә - суган белән, икенчесендә шуңа атланмай кушып чыгаралар да, тоз, борыч сибеп,...

Кирәк булачак:
1 кг чуртан филесы,
200 г башлы суган,
150 г атланмай,
2 йомырка,
кыздыру өчен 100 г үсемлек мае яисә сары май,
кирәгенчә тоз, борыч.
Әзерләү:
Чуртанны чистартып, итен умырткасыннан аералар. Аны иттарткычтан ике кат, беренчесендә - суган белән, икенчесендә шуңа атланмай кушып чыгаралар да, тоз, борыч сибеп, йомырка сыткач, яхшылап болгаталар.
Әзер балык итеннән котлет ясыйлар, һәркайсын сохари валчыгында әвәләп, мае кайнап торган кызган табага тезәләр һәм ике ягын да саргылт төскә кергәнче кыздыралар. Аннан соң, табаның өстен каплап, 5 - 10 минут сүрән ут өстендә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлеты из щуки котлеты