Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Люция Снагатуллинадан алма рулеты

Кирәк булачак: 600 г алма, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 100 г эремчек, 100 г үсемлек мае, 1 йомырка, тәменә карап тоз. Әзерләү: Алмаларны кабыгыннан һәм үзәгеннән чистартып, юка итеп турыйбыз. Үсемлек мае белән эремчек кушып туглыйбыз, тоз салабыз һәм шуңа он салып, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан массаны...

Кирәк булачак:

600 г алма,

1 стакан шикәр комы,

1 стакан он,

100 г эремчек,

100 г үсемлек мае,

1 йомырка,

тәменә карап тоз.

Әзерләү: Алмаларны кабыгыннан һәм үзәгеннән чистартып, юка итеп турыйбыз. Үсемлек мае белән эремчек кушып туглыйбыз, тоз салабыз һәм шуңа он салып, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан массаны икегә бүлеп, 3 сәгатькә суыткычка куябыз. Суынганнан соң ике корж ясыйбыз һәм өстенә алмаларны җәеп, шикәр комы сибәбез. Шуннан соң рулет итеп төреп, йомырка сөртәбез һәм мичкә куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт яблочного рулета яблочный рулет рулет