Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

22 - 28 ИЮНЬГЭ ЙОЛДЫЗНАМЭ

Кучкар (21.03-20.04)ларга бу атнада тырышып эшләргә туры килә. Мөһим карарлар кабул итәрсез. Якын кешеләрегезгә ярдәм кулы сузу комачау итмәс. Янәшәгездә шаян дусларыгыз булганда күңелсезләнеп утырырга булмас. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, теләгән планнарыгызны чынга ашырырга вакыт җитте. Тормышыгызда үзгәрешләр көтелә, үзегез дә сизмичә калырсыз. Юридик мәсьәләләр чишәрсез. Борчу-мәшәкатьтән арыну өчен атна уңышлы. Игезәк...

Кучкар (21.03-20.04)ларга бу атнада тырышып эшләргә туры килә. Мөһим карарлар кабул итәрсез. Якын кешеләрегезгә ярдәм кулы сузу комачау итмәс. Янәшәгездә шаян дусларыгыз булганда күңелсезләнеп утырырга булмас.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, теләгән планнарыгызны чынга ашырырга вакыт җитте. Тормышыгызда үзгәрешләр көтелә, үзегез дә сизмичә калырсыз. Юридик мәсьәләләр чишәрсез. Борчу-мәшәкатьтән арыну өчен атна уңышлы.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, сез үзегезгә нәрсә кирәк икәнен аңлап, нәтиңәгә килегез инде. Киләчәгегез тормышка ничек каравыгыздан тора. Берәр нәрсә үзгәртәсегез килә икән, ашыгыгыз, вакытыгыз бара.
Кысла (22.06-22.07)лар, атна башыннан күңел төшенкелегенә бирелү кирәкмәс. Мөнәсәбәтләрегез ныклы булсын өчен яраткан кешегезне төрле яклап тикшерегез, сез белмәгән яклары ачыкланыр. Сабыр булу сорала.
Арыслан (23.07-22.08)нар, атнаны яхшы кәеф белән башлар. Эшегездә энергиягез күп сарыф ителү сәбәпле, атна ахырында ару-талу үзен сиздерер. Күбрәк үзегез турында кайгыртыгыз. Финанс яктан керем булуы ихтимал.
Кыз (23.08-22.09)лар, әгәр дә кеше уңышы аркылы баерга теләсәгез, берни дә барып чыкмас. Хата ясап гаепле булып калуыгыз бар. Ялгыш адымга бармагыз, үзегез турында начар фикер йөртергә мәҗбүр итмәгез.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, сезне тирә-ягыгызда булган вакыйгалар да кызыксындырмас. Үз-үзегезгә бикләнәсегез килер. Башлаган эшне тәмамлар өчен бөтен көчне куярга кирәк булачак. Уңыш та озак көттермәс.
Чаян (24.10-22.11)нар бу атнада үз-үзен генә кайгыртыр. Финанс хәлегезне хәл итәргә кирәк: бурычлардан котылырга, керем-чыгымнарны санарга. Ял көннәрен гаиләгезгә, якын туганнарыгызга багышлагыз.
Укчы (23.11-21.12)лар, күбрәк ял итегез. Эшегездә уңыш елмаер. Керем булуы ихтимал. Мөһим карарлар кабул иткәнче яхшылап уйлагыз. Атна ахырында табигатькә сәяхәткә чыгу файдага булыр.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, хата ясаудан сакланыгыз. Тирә-яктагыларга ачу итеп файда күрмәссез. Үткәннәрне артта калдырып яңа тормыш башларсыз, мондый үзгәрешләр уңышлы булыр. Ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә.
Сукояр (19.01-18.02)лар, бу атнаны якын кешеләрегезгә багышлагыз. Кыен хәлгә калган булсагыз, алар ярдәм итәчәк. Күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Ялгызлар шәхси тормышларын җайлар.
Балык (19.02-20.03)лар, игътибар итегез әле, сезнең янәшәдә яхшы киңәш бирүчеләр. Уңышка ирешү өчен алардан киңәш һәм ярдәм сорасагыз, ялгышмассыз. Яраткан кешегезгә сезнең игътибар һәм кайгыртуыгыз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп