Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

30 МАРТ – 5 АПРЕЛЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)ларның күбесе бу атнада максатына ирешер. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегез белән ачуланышып, мөнәсәбәтләрегезнең бөтенләй таркалуы бар. Ялгызлар яңа танышу-очрашулардан тыелып торса иде. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сезне уңышлы атна көтә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Сөйгәнегездән бүләк алуыгыз ихтимал. Атнаны дуслар, туганнар белән күрешеп үткәрерсез. Ял көннәрендә тормышыгызда...

Кучкар (21.03-20.04)ларның күбесе бу атнада максатына ирешер. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегез белән ачуланышып, мөнәсәбәтләрегезнең бөтенләй таркалуы бар. Ялгызлар яңа танышу-очрашулардан тыелып торса иде.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сезне уңышлы атна көтә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Сөйгәнегездән бүләк алуыгыз ихтимал. Атнаны дуслар, туганнар белән күрешеп үткәрерсез. Ял көннәрендә тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелә. Алар нәрсәгә китерер, белеп булмый.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, атна дәвамында тырышып эшләр. Кирәкмәгәнгә акча туздырмасагыз, финанс хәлегез яхшырыр. Берәр бәйрәм чарасына баруыгыз ихтимал. Туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Кыен вакытларында ярдәмегездән ташламагыз.
Кысла (22.06-22.07)лар, бу атнада күтәренке кәефтә булыр, гел елмаеп кына торыр. Эшегездә "командир" булырга теләсәгез, булыгыз, тик тирә-юнегездә "атаман"нар йөри. Уңайсыз хәлгә калдырулары ихтимал. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы.
Арыслан (23.07-22.08)нарның төрле эшкә сәләте ачылыр. "Алдакчы"ларны да табарсыз. Белем арттыру өчен уңай атна. Яраткан кешегезнең хисләрен тикшереп карыйсыгыз килсә, атна уртасын сайлагыз. Ял көннәрен беркем белән дә ачуланышмыйча, ызгыш-талашсыз үткәрегез.
Кыз (23.08-22.09)лар, сезгә мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Дөрес юл сайласагыз шәхси тормышыгызда да, финанс мәсьәләсендә дә уңыш елмаячак. Ялгызларга яңа танышу-очрашулар вәгъдә ителә. Ял көннәрендә туганнарыгыз белән күрешегез, алар турында кайгыртыгыз.
Үлчәү (23.09-23.10)ләргә атна башыннан уңыш артыннан "чабарга" туры киләчәк, гәрчә ул янәшә йөрсә дә. Берәр кыйммәтле әйберегез югалуы ихтимал, игътибарлы булыгыз. Килеп туган проблемаларны йөрәгегезгә якын алмагыз, югыйсә депрессиягә бирелүегез бар.
Чаян (24.10-22.11)нар, тирә-яктагыларның игътибарын һәм мәхәббәтен яулар. Ялгызларны күңелле очрашу-танышу көтә. Гашыйк парларның бер-берсенә булган хисләре тагын да артыр. Бу атнада күбрәк яхшылык эшләргә тырышыгыз, үзегезгә "меңе" белән кайтыр.
Укчы (23.11-21.12)лар, сезнең өчен бу атна мөһим булыр. Күбрәк эшкә игътибар бирерсез, максат куеп, аларның ирешелүен теләрсез. Эшне генә түгел, ә шәхси тормышны да карарга кирәк. Югыйсә, ялгыз калуыгыз ихтимал. Эчке сиземләвегезгә күбрәк ышаныгыз.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, атна гаилә мәшәкатьләрен хәл итәр өчен уңышлы. Ә менә романтик очрашу, танышу өчен туры килеп бетми. Финанс мәсьәләсен яхшырту өчен яңа эшкә алынырсыз. Шулай да, уйлап эш итәргә кирәк, киресе булып куймасын.
Сукояр (19.01-18.02)лар атна буе эшләрендә бер урында гына утыра алмас. Дөнья хәлләренә игътибар итмәскә тырышырсыз. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелми. Якыннарыгыздан ярдәм сорасагыз да, булыша алмаулары мөмкин. Куркыныч эшкә тартулары бар, ризалашмагыз.
Балык (19.02-20.03)ларның атна башыннан уңайсыз хәлләргә очрап кына торуы ихтимал. Аның сәбәбе - яраткан кешегезнең алдавы. Бәхеткә, янәшәгездә сезне яклаучы, киңәш бирүче якыннарыгыз бар. Ял көнендә күбрәк саф һавада йөрергә, сәламәтлегегезне ныгытырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамэ