Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск артистлары игенчеләргә концерт күрсәтте

Мәдәният сарае үзешчән артистларына һәрвакыт эш табылып, җырларга җае чыгып кына тора. Алар ел саен урак вакытында авылларга, кырга чыгып, хезмәт кешесен үзләренең җыр-моңнары белән ял иттерәләр. Җәй көне авыл халкының, бигрәк тә кырда эшләүчеләрнең концерт карау түгел, аның турында уйларга вакыты да юк. Ә болай агитбригада килеп, күңелне күтәреп...

Мәдәният сарае үзешчән артистларына һәрвакыт эш табылып, җырларга җае чыгып кына тора.
Алар ел саен урак вакытында авылларга, кырга чыгып, хезмәт кешесен үзләренең җыр-моңнары белән ял иттерәләр. Җәй көне авыл халкының, бигрәк тә кырда эшләүчеләрнең концерт карау түгел, аның турында уйларга вакыты да юк. Ә болай агитбригада килеп, күңелне күтәреп китә, мәшәкатьләрне оныттыра, эш урыныннан да читкә китәсе түгел.
Артистлар узган атнада «гастрольләрен» башлады. «Лениногорская» агрофирмасы» җәмгыятенең Мичурин бүлекчәсе кырларында комбайнчыларга концерт куйдылар, аннан Сарабиккол игенчеләрен ял иттерделәр.
Җырчы Әлфия Низамова белән Әнвәр Ямалиевның «Картаямени соң йөрәк» җыры һәркемгә дә ошыйдыр, Виктория Юнысова, Нурсинә Әхмәтшина, Гәүһәр Гыйрфанова, Рузалия Зыятдинова, Валентина Модинаның җырлавын яратып кабул итәләр, Равил Гыйматдиновның гармунда сыздыруы, Геннадий Садовниковның курайда уйнавы күңелләргә үтеп керерлек, Рамил Габитов концертны алып барып кына калмыйча, җырлап та ала. Ә музыка аппаратуралары өчен Рөстәм Идиятов җавап бирә.
Артистларыбыз Түбән Чыршылы, Федотовка, Керкәле авылларында булып, халыкка концерт куярга өлгерде инде. Ә алда аларны юбилейларга багышланган бәйрәм чарасы көтә.
Розалия Мостафина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт артист Лениногорск агитбригада