Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алсу Фаракшина "законлы" артист булган

Моңа кадәр артистларга ияреп йөргән пародия остасы Алсу Фаракшина үзенең шәхси иҗаты белән ныклап шөгыльләнергә, ягъни «сольный» концертлар куярга уйлаган. Юморга бай булган яңа программасын Алсу иң элек авылларда тәкъдим итеп караган. Үзе әйтүенчә, тамашаны халык җылы кабул иткән. "Программага элегрәк чыккан пародияләр дә, яңалары да кертелде. Аннан соң тамашачы...

Моңа кадәр артистларга ияреп йөргән пародия остасы Алсу Фаракшина үзенең шәхси иҗаты белән ныклап шөгыльләнергә, ягъни «сольный» концертлар куярга уйлаган. Юморга бай булган яңа программасын Алсу иң элек авылларда тәкъдим итеп караган. Үзе әйтүенчә, тамашаны халык җылы кабул иткән.


"Программага элегрәк чыккан пародияләр дә, яңалары да кертелде. Аннан соң тамашачы мине җырчы буларак та күрә алачак. Пародияләр өчен бик күп костюмнар, париклар әзерләдем. Концертларымда иҗатташ дусларым Резеда Шәрәфиева һәм Мөнир Рахмаев катнашачак. Алып баручылар - "Кредит" юмор төркеме егетләре. Якын арада Яңа Чишмә, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт якларында концертларыбыз көтелә. Аннан соң республиканың башка районнарына барырга уйлыйм. Казанга исә язга килергә исәп", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фаракшина.

Алсуның пародияләренә бер артист та үпкәләми, ачуланмый икән. "Киресенчә, "ник мине дә күрсәтмисең?", "кайчан мине күрсәтә башлыйсың?" дип сорыйлар. Әлфия апаны күрсәткәндә, өлкән яшьтәге апалар: "Әлфиянең үзен күреп булмый, син күрсәткәч, үзен күргәндәй булдык", - диләр. Елдан-ел шомарам, пародияләрем дә уңышлырак килеп чыга хәзер", - диде Алсу. Ул хәтта сөйләшкәндә дә образга кереп, Зөлфия Шакирова булып сөйләшеп күрсәтте.
Билгеле булганча, Алсу тормыш иптәше белән Чаллыда яши. Әмма шуңа да карамастан, ул Казанда бик еш булуын белдерде. Алсу мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнә һәм шушы юнәлештә "ИП" ачкан. "Салымнарын түлим, бөтен документларым тәртиптә, курыкмыйча эшләргә була, чөнки соңгы вакытта еш кына тикшерүләр белән куркыта башладылар. Аллага шөкер, чит төбәкләргә дә чакыралар. Аеруча Әстерхандагы татарлар мине шаккатырды, һәр сөйләгән сүзне йотлыгып тыңлап утыралар. Казанны бик сагынам, Чаллыга ияләнеп бетеп булмый. Киләчәктә Казанга күченергә дә исәп бар", - диде татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/50866-alsu-farakshina-zakonlyi-artist-bulgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пародист алсу фаракшина алсу фаракшина