Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Артистлар машина алыштыра!

Беркөнне Казан үзәге буйлап машина белән барганда, янәшәмдәге машинага күзем төште. Карасам - руль артында җырчы Азат Фазлыев! Тагын машинасын алыштырган! Бу юлы Skoda Octavia машинасының асфальт төсендәгесен һәм яңартылган моделен алган. - Бу - бишенче машинам. Иң беренче машинам 99лы иде. Аннары 12нче маркалы лада машинасы алдым, аннан соң...

Беркөнне Казан үзәге буйлап машина белән барганда, янәшәмдәге машинага күзем төште. Карасам - руль артында җырчы Азат Фазлыев! Тагын машинасын алыштырган! Бу юлы Skoda Octavia машинасының асфальт төсендәгесен һәм яңартылган моделен алган.
- Бу - бишенче машинам. Иң беренче машинам 99лы иде. Аннары 12нче маркалы лада машинасы алдым, аннан соң Опель Астрада йөрдем, аны саткач, зәңгәр төстәге Skoda Octavia сатып алдым. Беренчесеннән кала, барысы да яңа булды. Соңгысы аеруча ошады, шуңа тагын шундыйны ук алырга булдым, ләкин бераз яңартылганын, - диде Азат Intertat.ru хәбәрчесенә. Бәясенә килгәндә, яңа машина 1 миллион сум тирәсе тора, ди. Җырчы аны кредитка алган.
Татар эстрадасы артистлары арасында машина алыштыручы тагын бер җырчы - Лилия Муллагалиева.
Шушы көннәрдә Лилия Toyota RAV4 машинасы алган. Бу аның дүртенче машинасы икән. Руль артында йөрү тәҗрибәсе исә 16 ел! Үзенчәлекле, башкаларныкына охшаш булмасын өчен машинасына лилия чәчәкләрен төшерткән. Юлда лилия чәчәкләре төшкән Toyota RAV4 машинасын күрсәгез, сәлам биреп китәргә онытмагыз!
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/t

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист Машина лилия муллагалиева