Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде

Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу хакта “Российская газета” 1 май көнне Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документка сылтама белән хәбәр итә.

 

Хәзер беренче һәм икенче балага пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны әти-әниләренең кайда теркәлүе буенча гына түгел, ә теләсә кайсы шәһәрдә бирергә мөмкин.

Элегрәк пособиеләр бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түләнә иде, ә бүгенге көннән аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак, дип билгеләп үтелә.

Пособие бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туса яки уллыкка алынса һәм Россия гражданы булса түләнә. Шулай ук гаиләнең җан башына уртача керем күләме эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга артмаска тиеш.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/12/186124/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев