Бу хәл Лаеш районы Левашово бистәсендә була. Ир 4 августта ук югалган була. Туганнары, волонтерлар һәм полиция аны озак эзли. Машина эзләре аның су астына киткәнен күрсәтә. Соңыннан 6 метр тирәнлектәге су астыннан аны табып алалар. Салон эчендә ир дә була.
Тикшерү ирнең идарәне югалтуын күрсәткән, ди "Әлмәт таңнары".