Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнекеләр Мөслимдә бүләкләнде

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә Мөслим районында булдылар

 һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсендә катнаштылар.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, парламент депутатлары катнашты.

Лениногорск районы делегациясе Мөслим районы предприятиеләре һәм оешмалары, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе күргәзмәсен карады.

Көнчыгыш зонадагы фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында пленар утырыш кысаларында  фикер алыштылар.

Киңәшмә ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе»номинацияләре буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

«Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясендә Писмән авыл җирлегеннән Варвара Батраева, ә «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Яңа Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова бүләкләнде.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2089658.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев