Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Хөрмәтле торак - коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар! Ел саен март аеның соңгы якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге өлкә, әлбәттә, бик күп төрле тармакны берләштерә. Безнең "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте хезмәткәрләре халыкны өзлексез җылылык һәм җылы су белән тәэмин итү өчен барлык көчен куеп эшли. Ел...

Хөрмәтле торак - коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!

Ел саен март аеның соңгы якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге өлкә, әлбәттә, бик күп төрле тармакны берләштерә.

Безнең "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте хезмәткәрләре халыкны өзлексез җылылык һәм җылы су белән тәэмин итү өчен барлык көчен куеп эшли. Ел саен җылылык челтәрләренә шактый күләмдә агымдагы һәм капиталь ремонт ясыйбыз, халык без күрсәткән хезмәтне тиешенчә һәм сыйфатлы итеп алсын өчен тырышабыз. Предприятиебездә тәҗрибәле һәм үз эшенең осталары эшли.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, "Лениногорск җылылык челтәрләре"ндә эшләүче һәркемгә, ветераннарыбызга, коммуналь хезмәт күрсәтүче коллегаларыбызга котлау сүзләремне җиткерәм. Исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары телим.

Айдар Хисмәтуллин, "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев