Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Боз сараенда хоккей уйнадылар

Үткән якшәмбедә шәһәрнең Боз сараенда «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышланган хоккей турнирының финал уеннары үтте. Турнирда барлыгы алты команда катнашты. Алар арасында «Алга», «Танеко» (Түбән Кама), Лениногорск ветераннарының җыелма хоккей командасы, Лениногорск нефть техникумы, «Җәлилнефть» һәм «ТНГ - Групп» җәмгыяте командалары бар иде. Турнир барышында төркемнәрдә алты уен үткәрелде -...

Үткән якшәмбедә шәһәрнең Боз сараенда «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышланган хоккей турнирының финал уеннары үтте.


Турнирда барлыгы алты команда катнашты. Алар арасында «Алга», «Танеко» (Түбән Кама), Лениногорск ветераннарының җыелма хоккей командасы, Лениногорск нефть техникумы, «Җәлилнефть» һәм «ТНГ - Групп» җәмгыяте командалары бар иде. Турнир барышында төркемнәрдә алты уен үткәрелде - икесе кара-каршы очрашу матчы, икесе финал уены.
Финалга Лениногорскидан дүрт команда чыкты. Уен өченче һәм дүртенче урын өчен ярыштан башланды. Бозга Лениногорскиның хоккей ветераннары белән нефть техникумы командалары чыкты. Беренче, икенче таймда ветераннар калышып барса, III периодта исәп тигезләнде - 9:9 булды. Шуннан соң ветераннар тагын өч алканы көндәшләр капкасына керттеләр дә, уен 12:9 исәбе белән алар файдасына төгәлләнде.
Хәлиткеч уенга, ягъни турнирның җиңүчесен билгели торган уенга җанатарлар да күбәйде, тамашачылар да тартылды. Бозда - «Лениногорскнефть» идарәсенең «Алга» командасы һәм Түбән Камадан «Танеко». Уен ныклы әзерлек белән барды. Әнә беренче период бара, командалар бирешергә уйламый да. Ике як та штраф алка белән үзләренә берәр очко туплады. Икенче периодта «Алга» бер-бер артлы өч алканы кертеп, исәпне 4:1 ясап куйды. Хоккей турнирында җиңү - төп приз Кубокны алу өчен уенчылар зур тырышлык куйды. Нәтиҗәдә, юбилей алды турниры «Алга» командасына уңыш китерде, ул 4:2 исәбе белән «Танеко»ны җиңде.
Шулай итеп, турнирның җиңүчеләре билгеле: III урында - ветераннар командасы, икенчедә «Танеко», I урында - «Алга». «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов аларны котлап, Кубокны тапшырды. Безнең нефтьчеләр эштә дә, спортта да ныклы әзерлекле, тырыш, бердәм икәнен тагын бер кат исбатладылар.
Розалия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей