Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Данир Сабиров: “Дөньяның яме бетте. Гастрольгә чыкмыйм, дигән карар кабул иттем”

“Данир Сабиров — иң талантлы укучыларымның берсе”, — ди җырчы Салават Фәтхетдинов. Чыннан да, ул — күпкырлы сәләт иясе: оста пародист, алып баручы, шәп биюче һәм җырчы да…

— Данир, тормышыңны ничек бәялисең?
— Тормышның төбеннән күтәрелдем. Яхшы шартларда яшәргә мөмкинлек тудырганы өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Уңышка ирешү өчен 95 % тырышлык кирәк. Сәләт 5 % кына роль уйный.
 
Бәхет елмаюда гаиләнең дә тәэсире зур. Миләүшә төпле, акыллы. Ул күп укый. Һөнәре буенча социолог. Акчаны тота белә. Шуңа күрә ул аның кулында. Уртак эштә мин — иҗат өлеше, ул матди як өчен җаваплы. Миләүшә — иҗат төркемемнең директоры. Концерттан соң керемне кассадан ул ала. Акча санап утырырга яратмыйм. Кайчак күпме кергәнен дә белмим. Соңыннан бергә киңәшәбез. Миләүшә минем рөхсәттән башка берни алмый.
— Сүзгә килгән чаклар еш буламы?
 
— Кайчак артык күп сорау биргәненә ачуым килә. Хәзер талашканда да шаяртырга тырышам.
 
Данир белән Миләүшә ике кыз тәрбияли. Олысы Мәрьямгә 8 яшь. Ул 3 яшь ярымнан нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Бик күп ярышларда җиңүче. Анда чыгыш ясау өчен тектергән бер купальнигының бәясе — 25 мең сум. Кечесе Дания 4 яшьтә. Бию, вокалга йөри. Хәзер Данир кызлары белән татарча аралаша…
 
2017 ел башында, юбилей концерты алдыннан, Данир Сабиров, бозымга эләгеп, төшенкелеккә бирелә. Бер ел хастаханә юлын таптый. Файдасы булмый. Мәчеткә йөреп, догалар өйрәнгәч, намаз укый башлагач, өшкерелгәч кенә, әлеге халәттән чыга.
 
— Ел ярым күңелем тынычлык таба алмады, — дип сөйли Данир. — Кәеф юк, эшлисе килми. Ашап булмый. Күздән нур югалды. Хәтта яшисе килми башлады. Моны күреп, якыннарым борчылды. “Сиңа күз тигән, мәчеткә барырга, өшкертергә кирәк”, — диде хатын. Тыңламадым. Дөресрәге, атеист гаиләсендә үскән кеше буларак, сүзләренә ышанмадым.
 Соңрак бозымга эләгүем билгеле булды. “Бик каты бозганнар. Дөньяның ямен күрмәсен өчен, шулкадәр тырышканнар”, — диде. Бозымны чыгаргач ышандым. Хәзер намаз укыйм. Иртән һәм кич чиста су, ә концерттан кайткач, тозлы су белән коенам. Күзсенүдән саклану өчен иң яхшы ысул — госелле булу.
 
Хәзер кеше кулыннан әйбер алмыйм, концертка китергән ризыкларны ашамыйм, төркемдәшләргә таратам. “Өшкерелгән дисбе, тагып йөрегез”, — дип бирәләр. Кирәкми, үз өшкерүчем бар.
Бүген Ходайдан, рухый һәм психологик яктан көчле булыйм, дип сорыйм. Яшисе, эшлисе килү — зур бәхет…
 
Эльмира СӘЛАХОВА. (Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 11 октябрь санында.)
Фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X