Дөньядагы иң сыгылмалы хатын-кызның балачагы Чаллыда узган (ФОТОЛАР)
Берничә дөньякүләм рекорд иясе, дөньяның иң сыгылмалы хатын-кызы Юлия Гюнтель (Акмалетдинова) инде күп еллар Германиядә яши һәм үзенең үзенчәлекле булуы белән акча эшли, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.
32 яшьлек артистның «каучук» жанрындагы «Требуется секретарь. Предпочтительна гибкость» дип исемләнгән гадәти булмаган фотосессиясе «The Sun» британия басмасы битләрендә басылып чыкты.
Юлия 2 яшьтән 16 яшькә кадәр Чаллыда яшәгән. 46 нчы номерлы «Лесовичок» балалар бакчасына йөргәндә укытучы Галина Павлова кызның үтә сыгылмалылыгын күреп ала һәм анда бу талантны үстерергә тырыша. Юлия Чаллы шәһәрен онытмый, еш кына кайта, аның монда туганнары һәм якыннары яши.
Чыганак: http://maydan.tatar/donyadagy-in-sygylmaly-xatyn-kyznyn-balachagy-challyda-uzgan/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев