Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә бюджетын ничек экономияләргә? Киңәшләр...

1. Гаилә бюджетындагы керем-чыгымнарны теркәп барыгыз. Финанс мәсьәләсе тотрыклы булган кешеләр, хәллерәк гаиләләр һәм байлар керем һәм чыгымнарын һәрвакыт контрольдә тота. 2. Һәр ай саен хезмәт хакының 10%ын җыеп куегыз. 3. Кулыгызга акча килеп керү белән кибеткә чапмагыз. Психологлар фикеренчә, бу вакытта акча күбрәк туза. 4. Кибеткә атнага бер тапкыр,...

1. Гаилә бюджетындагы керем-чыгымнарны теркәп барыгыз. Финанс мәсьәләсе тотрыклы булган кешеләр, хәллерәк гаиләләр һәм байлар керем һәм чыгымнарын һәрвакыт контрольдә тота.
2. Һәр ай саен хезмәт хакының 10%ын җыеп куегыз.
3. Кулыгызга акча килеп керү белән кибеткә чапмагыз. Психологлар фикеренчә, бу вакытта акча күбрәк туза.
4. Кибеткә атнага бер тапкыр, алдан төзелгән исемлек белән чыгыгыз.
5. Кибеткә ач килеш кермәгез.
6. Ташламалы бәяләргә, акцияләргә игътибар итегез.
7. Һәрвакыт кулда булган акча белән генә түләгез. Болай иткәндә, сез акча янчыгында күпме акча калуын беләсез һәм аны әрәм итмисез. Кредит картасындагы акчаны исә күреп, тоеп булмый.
8. Дисконт карталарыннан файдаланыгыз.
9. Кирәк-яракны күмәртәләп алыгыз.
10. Кирәкле әйберне сезон булмаган вакытта алырга тырышыгыз. Мәсәлән, вентилятор - кышын, җылыткыч җәен арзанрак тора. Көнкүреш җиһазларын һәм техниканы бәйрәмнәр алдыннан алыгыз.
11. Үзегез белән санаулы гына суммада акча йөртегез.
12. Дару препаратларының арзан аналогларына өстенлек бирегез.
13. Интернет һәм кәрәзле телефон өчен түләүне контрольдә тотыгыз.
14. Бурычка акча, кредит алырга тырышмагыз.
15. Вак акча өчен копилка булдырыгыз.
16. Бензинга күп акча тотсагыз, машинагызны газга көйләгез. Газ бензинга караганда ике тапкыр арзанрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет