«Ябалак»та – Урмышлы мәктәбе укучылары призерлар
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ябалак»та – Урмышлы мәктәбе укучылары призерлар

Тирән белем сорый торган сынау.

Яр Чаллы шәһәрендә татар телендә республикакүләм  «Ябалак» фән олимпиадасы узды. Бу олимпиадада укучылар берьюлы берничә фәннәр буенча: 3-4 нче сыйныфлар математика, татар теле, әйләнә-тирә дөнья; 6 нчы сыйныфлар татар теле,математика, география, биология, тарих фәннәреннән үз көчләрен сынап карадылар. 

Олимпиаданың төп үзенчәлеге шунда: фәннәрне яхшы белү генә җитми, аларны татар телендә дә белү шарт.

«Ябалак» олимпиадасында районыбызның Урмышлы мәктәбеннән 4 укучы: 3 нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Сәет, 4 нче сыйныф укучысы Мугинов Салават, 6 нчы сыйныф укучылары Минибаев Алмаз һәм Хәбибуллин Сабир катнаштылар.

Минибаев Алмаз һәм Хәбибуллин Сабир олимпиаданың призерлары булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән педагогларны уңышлары белән котлыйбыз!

 

фото: Урмышлы мәктәбеннән

 


Нет комментариев