Заман сулышы

Җиңел машина бәясе тагын арткан

Кулланылышта булган җиңел машина бәяләре 28 %ка арткан. Автомобиль базарына кагылышлы мәгълүмат туплаучы агентлык узган елгы бәяләр белән чагыштырып, шундый саннар китерә. Бәяләрне чагыштыру өчен берничә популяр машина маркасына тукталу да җитә. 2014 елда "Ford Focus" 480-500 мең сум тирәсенә сатылса, быел инде алар 612 мең сум чамасы бәяләнә. Россия...

Кулланылышта булган җиңел машина бәяләре 28 %ка арткан. Автомобиль базарына кагылышлы мәгълүмат туплаучы агентлык узган елгы бәяләр белән чагыштырып, шундый саннар китерә.
Бәяләрне чагыштыру өчен берничә популяр машина маркасына тукталу да җитә. 2014 елда "Ford Focus" 480-500 мең сум тирәсенә сатылса, быел инде алар 612 мең сум чамасы бәяләнә. Россия юлларында 3 ел җилдергән "Kia Rio" былтыр 400 000 сум бәяләнсә, быел аңа 517 мең сум чыгарып бирергә кирәк. Кулланылышта булган "Toyota Camry" бәяләре 35-40 %чамасына үскән: 870 мең сум урынына - 1 млн. 200 мең сум.
Бәя арту эзсез калмый, билгеле - сату күләме ике тапкырга кимегән.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Машина
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: