Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов: "Ярый әле хатын кыз булып тумаганмын"

Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Нишлисең, шулай килеп чыкты инде. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә... К үптәннән бүгенге авыл хатынының бер көне ничек үткәнен язасым килеп йөри иде. Әтнә районының Күлле Киме авылында яшәүче Чулпан Сәлахова белән сөйләшкәч, теләгем ныгыды гына. Чулпан авылның «элитный» урынында...

Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Нишлисең, шулай килеп чыкты инде. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә...

К үптәннән бүгенге авыл хатынының бер көне ничек үткәнен язасым килеп йөри иде. Әтнә районының Күлле Киме авылында яшәүче Чулпан Сәлахова белән сөйләшкәч, теләгем ныгыды гына. Чулпан авылның «элитный» урынында эшли: ул мәдәният йорты мөдире. Искиткеч чибәр, зәвыклы ханым. Үзләре абзар тулы мал тота: сыерлары да бар, үгез, бозау да. Ире - икенче группа инвалид. Ике ул үстергәннәр, алар да гаиләле инде.

- Иртәнге биш тулганда, йокыдан торам, - ди Чулпан. - Алты тулганчы, сөт җыючы машина килә, сыерны савып, кичкесе белән бергә тапшырып өлгерергә кирәк. Җәйләрен алтыда көтүче менеп җитә, сыерны көтүгә чыгарам. Аннан бозауны чыгарып арканлыйсы, абзарларны чистартасы, тирес түгәсе бар. Үгезгә дә, бозау белән сыерга кичкегә печән чабасы йә башка азык табасы була. Гадәттә, җиденче яртыларда җирле үзидарәдән шалтыратып, бүген фәлән эш эшлисе дип хәбәр итәләр. Мәдәният йортына кагылмый ул. Чүп тә чистартабыз, урам да җыештырабыз, утка-газга-суга түләмәгән кешеләрнең йортларына да йөрибез инде без. Еш кына авыл халкыннан әллә нинди «матур» сүзләр дә ишетәбез инде. «Документсыз җүләрләр» диләр безгә. Быел, мәсәлән, Әтнә Сабан туена 20 метр читән үрдек. Су буеннан талны үзебез әзерләдек.

- Тукта, тәртип белән барыйк. Бозауны арканладың, печән чабып керттең...
- Әле чәй эчәсе, көндезге аш турында да уйлыйсы бар. Чәй куеп эчәбез дә, гадәттә, аш элеп җибәрәм. Аны кечкенә утта гына калдырып, телевизор карарга яратучы иремә ит пешкәч сүндерер­гә кушып, сигездә эшкә китәм. Безнең эш болай көндезге бердә башланырга тиеш, тик алай булып чык­мый, бая әйткән эшләрне эшлисе була. Унбергә кадәр - эштә, авылда. Аннан кайтам, ашны пешереп бетерәм, төшке ашны ашыйбыз, табак-савытларны юам, идәннәрне сөртеп алам, кер әйләндерәм... Көндезге сәгать бергә кабат эшкә. Монысы көн саен диярлек. Дүшәмбе - ял. Бүген дә дүшәмбе бит, тик без эштә.

Өйгә кайтып кергәнче, бишенче ярты була. Кичке аш әзерләргә тотынам. Башка вак-төякләр муеннан. Утырып торып булмый инде. Алтыда көтү кайта. Сыерны каршы аласы, савасы, арканлаган бозауны алып керәсе, үгезгә дә, тегеләренә дә тагын ашарга саласы...

Кичке җидедә тагын эшкә. Аннан шул унберләрдә, уникенче яртыларда кайтып, йоклаган ир янына авасың инде, чөнки иртәгәсен тагын биш тулганда торырга кирәк.
- Көн дә шулаймы бу? - дим, гаҗәпләнүемнән авызымны ачып.
- Көн дә диярлек инде. Менә быел җәй бер тапкыр су коенырга да барып булмады. Кайвакыт эштән Казанга барырга туры килә, анда көн бераз башкачарак үтә. Ә болай - язын-җәен-көзен гел бер төсле.

- Бәрәңге утыртасы, китмәнлисе-өясе, аннан аны аласы бар. Печән әзерлисе.
- Алары бераз җиңеләйде хәзер. Печәнне рулонлаган килеш җирле хуҗалык­тан алабыз. Сатып, билгеле. Бәрәңгене техника белән утырту, техника белән ка­зуны көйләдек. Акчаңны түләсәң, килеп эшлиләр. Шул корт агулау, бәрәңге төбен өю калды инде.

Җәен әле бит җиләккә, гөмбәгә дә барасы килә. Быел малайлар җый­ды ин­де гөмбәне. Мин эшкәрттем генә. Кайнатмалар да ясадым, кыяр, кәбестә дә тозладым.
- Эшегезне яратасызмы?
- Яратамдыр инде. Менә кызлар белән ярты көн күрешми торсак, шалтыратыша башлыйбыз.

Искиткеч чиста, матур, гөлләргә күмелгән Күлле Киме мәдәният йорты. Чулпан ханымның һәм монда эшләүче кызларның тырышлыгы нәтиҗәсе бит инде бу да. Авыл хатынының, бу очракта әле фермада яки башка колхоз эшендә эшләмәгән хатынның бер көне менә шулайрак үтә икән. Уйлап-уйлап утыр­дым да, хатын-кыз итеп яратмаганы өчен Ходайга рәхмәт укыдым. Мондый тормышка түзә алмаган булыр идем мин. Без ирләр йомшаграк халык шул.



Илфак Шиһапов

"Шәһри Казан" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X