Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Каран авылында атлар чабышы узды (ФОТОЛАР)

Бүген 20 мартта Каранда зур чара үтте: анда атлар чабышы - бәйге узды. Аны шул авылда атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллин оештырды. Бәйрәмгә районыбыз авылларыннан, шәһәрдән килделәр. Халык рәхәтләнеп төрле уеннар карады, ә аларның нинди төрләре генә үткәрелмәде, мәсәлән: "Камыр батыр", "Тимер батыр", уктан ату һәм башкалар. Килүчеләр бушлай...

Бүген 20 мартта Каранда зур чара үтте: анда атлар чабышы - бәйге узды. Аны шул авылда атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллин оештырды. Бәйрәмгә районыбыз авылларыннан, шәһәрдән килделәр.
Халык рәхәтләнеп төрле уеннар карады, ә аларның нинди төрләре генә үткәрелмәде, мәсәлән: "Камыр батыр", "Тимер батыр", уктан ату һәм башкалар. Килүчеләр бушлай тәмле пылаудан сыйланды.
Ә бәйрәмнең кульминацион моменты, әлбәттә, атлар чабышы иде. Каран таулары яныннан җем-җем килеп торган ап-ак кардан җилдәй җитез атларның уктай атылуы искиткеч гүзәл күренеш иде. Сүзләр белән генә язып бетереп булмый моны. Атлар 10 километрга йөгерде. Беренчелекне "Чики" кушаматлы ат белән хуҗасы Самад Нәбиуллин алды.Җиңүчегә бүләкнең кәттәсе - сарык иде.
Тулырак "Заман сулышы" газетының алдагы санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атлар чабыш