Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кайнар сәламнәр белән...

Интернет колач җәйгән чорда кем хат язып утырыр, диярсез? Язалар шул. Күңелләре тулгач, хисләрен ак кәгазьгә төшерәләр дә, редакция почтасына юллыйлар. "Кайнар сәламнәр белән", дип башланган хатларны кулга алуга күңелләр эреп китә. Кайсылары, мисалга Сарабиккол авылыннан Галия апа Әхмәтова, редакциягә шалтыратып, "Хәерле көннәр сезгә", дип кәефне күтәрә, уңышлы эш көннәре...

Интернет колач җәйгән чорда кем хат язып утырыр, диярсез? Язалар шул. Күңелләре тулгач, хисләрен ак кәгазьгә төшерәләр дә, редакция почтасына юллыйлар. "Кайнар сәламнәр белән", дип башланган хатларны кулга алуга күңелләр эреп китә. Кайсылары, мисалга Сарабиккол авылыннан Галия апа Әхмәтова, редакциягә шалтыратып, "Хәерле көннәр сезгә", дип кәефне күтәрә, уңышлы эш көннәре тели.


Шалтыратып язганнарын укып күрсәтүчеләр, хәл белешүчеләр, шатлык-кайгыларын уртаклашучылар, серләрен, моң-зарларын сөйләп күңелләрен бушатучыларда күп безнең. Кайвакыт "Туйдырып бетерә торганбыздыр", дип тә өстәп куялар. Юк, туймадык, киресенчә, сезне ишетү - безгә шатлык. Бер гаилә кебек бит без. Күпме тапкыр сезгә мөрәҗәгать итәргә туры килә? Яңалыклар сорап яки язылу кампаниясе башлангач үзебез үк сезне "Газетка язылдыңмы, ә күршегезне яздырдыгызмы?", дип йөдәтәбез. Сезгә рәхмәт инде. Сезнең ярдәм, уртак тырышлык белән тираж җыюлар исегездәдер. Бу сүзләрне авыл кешеләренә әйтәм. Чөнки нәкъ менә алар безгә ярдәмгә килә.
Шәһәрдә Зөмәрә Шәрәпова, Тәслимә Рәфыйкова кебек актив хәбәрчеләребез бу эшне бик теләп башкара. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле хәбәрчеләребез!
Ниһаять, I кварталга нокта куяр чак җитте. Шушы вакыт аралыгында редакциябез почтасына 251 хат килгән. Шуның күпчелеге газет битләрендә басылып чыкты. Уннан артыгы газетта басылмады, әмма җавапсыз да калмады. Светлана Әхмәтова, Минәфә Хәйретдинова, Хәдичә Уразбахтина, Мәдинә Мокыймова, Фоат Корбанов "Авыл йолдызлары", Халисә Гулова язмалары бастырылмавының сәбәбе - мәкаләнең рәхмәт хаты стилендә язылуында. Белгәнегезчә, бездә рәхмәт хаты түләүле, шуңа игътибарлы булсагыз иде.
Кайбер язмаларны соң килеп, актуальлеген югалту сәбәпле, архивка җибәрергә туры килә. Әйтик, 23 февраль узып, март кергәч, Ватанны саклаучылар көне турындагы мәкалә инде актуаль һәм кызык түгел. "Кыңгырау" сәхифәсенә килгән бик күп укучылар иҗаты бер үк темага багышланган һәм чират җитмәгәнгә басылмый калды. Шуңа, нәни укучыларыбыз, яшь каләм осталары: "Бастырмадылар. Башка язмыйм", дип үпкәләмәсеннәр иде. Алар арасында эчтәлекле, уңышлы дип табылганнары байтак. Көтегез, алар бер-бер артлы басылырлар.
Безне кыен чакларда коткаручы, тирән эчтәлекле, төпле фикерле хәбәрчеләребез - зур хәзинә. Элегрәк актив хәбәрчеләр исемлеген Таһир Шәмсуаров, Мирһаҗиан Әхмәтҗанов, Тәслимә Рәфыйкова, Гөлфия Шәйдуллина, Галия Әхмәтова, Җәүдәт Хәлимов, Галия Шакирҗанова кебек каләм тибрәтүчеләр алып торса, бүгенге көндә аларның сафы тулылана бара. Галия Рәхимова, Рафик Шәяхмәтов, Гөлнара Әкбәрова, Фәридә Якупова, Зилия Хәмзина, Лүзия Нуриева, Кадрия Исхакова, Эльвира Хисамова, Гүзәлия Гаделшина, Рәйханә Исхакова, Сиринә Фәйзрахманова, Миңлегали Әхмәдиев, Гөлисә Гыймаева, Ләйсән Зыятдинова, Рәйсә Якупова, Зөмәрә Шәрәпова, Алисә Фәрзиева, Алена Шилкина, Люция Кашипованың язмаларына тел-теш тидерерлек түгел. Аларның мәкаләләре төзек, матур, әдәби тел белән язылган булуы белән үзенә җәлеп итә. Киләчәктә дә редакциягә тормышчан, кызыклы, тарихи һәм истәлекле язмаларыгызны җибәрүегезне дәвам итәрсез, дип ышанабыз.
Мәктәп коллективлары белән дә элемтә ныклы. Укучылар "Кыңгырау" сәхифәсенә бик теләп яза. Араларында беренче тапкыр язарга батырчылык иткән нәни хәбәрчеләребез дә бар. Болар - Чулпан Әхмәтова (Сарабиккол), Илья Роднин (5 нче мәктәп), Наил Ризванов (Яңа Иштирәк), Анжела Хөснуллина (5 нче мәктәп), Динар Камалетдинов (Сарабиккол), Камил Гарапов (12 нчелицей), Әдилә Минһаҗева (Яңа Иштирәк). Алга таба да каләм тибрәтүегезне дәвам итәрсез, дип ышанып калабыз. Хатларыгызны, Интернет челтәрен кулланып, zaman5@yandex.ru почтасы аша җибәрә аласыз. Аеруча Урмышлы, Чкалов исемендәге мәктәп, 5 нче мәктәп, Яңа Иштирәк, Сарабиккол укучылары язмаларын шуннан җибәрә. Моннан тыш, "Заман сулышы" "vkontakte", "facebook" челтәрендә дә бар. Сез хәзер яңалыкларны социаль сайт аша да белә фикерләрегез һәм тәкъдимнәрегезне язып калдыра аласыз.
IX-XI сыйныф укучылары, төрле уку йортларында белем алучы студентлар, барлык яшьләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Газетта аена бер "Яшьләр дулкынында" сәхифәсе чыга. Уку еллары - яшьлекнең иң гүзәл мизгеле бит, төрле кызыклы вакыйгаларга, маҗараларга бай чор. Шуңа сездән яшьләр тормышын яктырткан кызыклы язмалар көтеп калабыз.
Люция Закирова, Люция Ильина, Резедә Хәйретдинованың язмалары сирәгәйде. Кайчандыр мәкаләләрен бастырып өлгерә алмый идек. Укытучының эше күплеген, "кәгазь ботка"сында утыруын беләбез, аңлыйбыз, әмма сезнең язмалар сагындырды.
Соңгы арада телефоннан шалтыратулар ешайды. Без аларның сорауларына битараф калмыйча, авыл башлыклары, җитәкчеләр белән киңәшләшеп, проблеманы хәл итү ягын табабыз. Кайберләрен "сорау-җавап" рубрикасында урнаштырабыз. Мисал өчен, Гагарин урамы, 44 нче йортта яшәүче Халидә апа Әскәрова шалтыратып, газетның соңгы 3 саны килмәүгә зарланды. Моны ачыклау өчен, почта хезмәткәрләре белән элемтәгә кердек Алар, үз чиратында, бу проблеманытиз арада хәл итәргә вәгъдә итте.
Тик кайберәүләр газетта тәнкыйть мәкаләләре юклыгына зарлана. Бөтенесенә дә ярап бетеп булмый, әммаүзебезчә тырышабыз инде. "Тәнкыйть юк, укырлык язма юк" диючеләр, үзегез бу темага язсагыз да каршы килмибез. Эшләгән кешедә кимчелек була инде ул. Алга таба бу юнәлешне игътибарга алырга тырышырбыз.
Хөрмәтле газет укучыларыбыз! Арагызда каләм чарлаучылар җитәрлек бит. Кыюрак булыгыз, үзегезне борчыган мәсьәләләрне яктыртып, безнең белән тыгыз элемтәдә торсагыз иде. Борынгылар юкка гына "Бердәмлектә - көч" дип әйтмәгән. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат