Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле мәктәбе Җәмит Рәхимовның хатирәләрен саклый

Якташ язучыбыз, журналист, хезмәт кешесенә мәдхия "җырлаган", тарихи документаль әсәрләр иҗат иткән Җәмит абый Рәхимов исән булса, 13 гыйнварда 82 яшь тулган булыр иде. Районыбызның Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә. Мәктәптә язучының истәлегенә багышланган чара узган. Әйтергә кирәк, биредә Россия күләмендәге Рәхимов укулары да уза. Алар аны...

Якташ язучыбыз, журналист, хезмәт кешесенә мәдхия "җырлаган", тарихи документаль әсәрләр иҗат иткән Җәмит абый Рәхимов исән булса, 13 гыйнварда 82 яшь тулган булыр иде.


Районыбызның Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә. Мәктәптә язучының истәлегенә багышланган чара узган. Әйтергә кирәк, биредә Россия күләмендәге Рәхимов укулары да уза. Алар аны зурлап уздыра.

Дәрескә Җәмит абыйның хатыны Галия апаны да чакырганнар. Ул истәлекләр сөйләгән.

Мәктәп сайты яза: Язучының "Туган илне ярату - аңа фидакарь хезмәт итү ул" дигән гыйбрәтле сүзләрен үзебезгә маяк итеп алдык. Без дә туган җиребезне Җәмит абый кебек яратырбыз, дигән фикердә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп Җәмит Рәхимов